Иртәгә, 19 ноябрьдә, һава торышы зур атлантик циклон аркасында начараячак
Төнлә – юеш кар, көндез яңгыр булыр дип фаразлана. Урыны белән җил секундына 15 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Төнлә – 0..-5 градус, ә көндез +1..+4 градус булачак.
Синоптиклар шулай ук төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык турында кисәтәләр.
Чыганак: Вечерняя Казань
Нет комментариев