Кабул итү һәр атнада сишәмбе көнне була
Чистай районында яшәүчеләр турыдан-туры үзәк район дәваханәсе җитәкчесенә мөрәҗәгать итә алалар. Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы Илдар Хәнифов һәр атнада гражданнарны кабул итә.
Гражданнар сишәмбе көнне 14 сәгатьән 17 сәгатькә кадәр Чистай шәһәре Карл Маркс урамы 59нчы йорт адресы буенча кабул ителә. Язылу яисә детальләрне ачыклау өчен 8(84342) 5-07-90 телефонына шалтыратырга мөмкин.
Шәхси очрашу – учреждение җитәкчесенә үзеңне кызыксындырган сорауларыңны бирү, эшне оештыруда үз тәкъдимеңне кертү, медицина ярдәме алганда пациентларның нинди проблемалар белән очрашулары турында хәбәр итү мөмкинлеге ул.
«Кире элемтәнең мондый форматы районда яшәүчеләрнең мәрәҗәгатьләренә оператив җавап бирү һәм аларның ихтыяҗларын истә тотарга мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтә Чистай үзәк район дәваханәсенең матбугат хезмәте.
Дистанцион формат уңайлы булган кешеләр өчен сораулар vk.ru/khanifov ВКонтактедагы социаль челтәрдә баш табибның шәхси битендә кабул ителә.
Нет комментариев