Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Универсиаданы каршылап

Ел саен уздырыла торган "Беренче курс студентлары көне -2012" шәһәр фестивале югары уку һәм урта махсус уку йортлары студентларын Яшьләр үзәгенә җыйды.

Үзешчән иҗат конкурсының темасы булачак Универсиада булды, бу яшь буынның игътибарын сәнгать чаралары ярдәмендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, начар гадәтләрдән баш тартуга җәлеп итү өчен тагын бер мөмкинлек. Һәр команда үз мөмкинлекләрен лаек­лы күрсәтеп, җиңү яуларга омтылды.
Интеллект, яшьләр иҗат бәйрәмендә катнашучыларны һәм кунакларны "Чистай шәһәре" МБ башлыгы урынбасары, жюри рәисе Михаил Ксенофонтов сәламләде. Ул конкурста катнашучыларга кызыклы, студентлар тормышыннан күңелле вакыйгалар белән тулы программаларын уңышлы тәкъдим итүне теләде.
Ярты сәгать дәвамында һәр уку йорты тамашачыларны үзләренең үзенчәлекле ачышлары белән шатландырды, уңай хисләр бүләк итте. Оештыручылар - муниципаль район башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча бүлеге, Яшьләр үзәге, яшьләр җәмәгать оешмасы - студентларның шәһәр советы конкурста катнашучыларга җиде номинация тәкъдим иттеләр: вокал башкару (соло һәм ансамбль), хореография, сәхнә осталыгы, оригиналь жанр, конферанс, уку йортлары традицияләре, аларны программага кертергә һәм бер сюжет линиясе белән берләштерергә.
Куелган бурычны менә дигән итеп үтәдек дип әйтерлек булсын өчен бирелгән бердәм тематика кысаларында үзеңнең шәхси чишү юлыңны табарга, фантазия күр­сәтергә, һәм күңелле, истә калырлык номерлар һәм композицияләр күрсәтергә кирәк иде.
Жюри алдында беренче курс студентларының дебютын төрле параметрлар буенча бәяләү, киләчәктә сәләтле балалар үз уку йортларының иҗат коллективларына кушылып китсеннәр өчен талантларны күрү һәм яклау бурычы торды. Ә югары һәм урта махсус уку йортларын яңа тулыландыручылар үзләренең үткен фикерле, талантлы булуларын күрсәттеләр. Берсүзсез, без аларны студентлык елларында күп була торган төрле конкурсларда күрербез һәм ишетербез.
Уңышлы старт, берсүзсез, жюри составына кергән белгечләр беренче курс студентларының мөмки­нлекләренә игътибар иттеләр.
Политехника көллияте студенты Светлана Крылова "Вокал башкару" (соло) номинациясендә җиңүче булды, икмәк заводы җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Ринат Хәлиуллин махсус приз булдырды, педагогия көллияте "Вокал башкару" (ансамбль) һәм "Сәхнә осталыгы" номинацияләрендә, медицина училищесы -"Хореография" һәм "Конферанс", "Восток" филиалы - "Оригиналь жанр", авыл хуҗалыгы техникумы "Югары һәм урта махсус уку йортлары традицияләре" номинацияләрендә җиңделәр.
Фестиваль нәтиҗәләре буенча беренче урынны "Восток" филиалының беренче курс студентлары алды, икенче урында Икътисад, идарә һәм хокук институты студентлары, өченче урында - медицина училищесы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев