Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спорт һәм ял – икесе бергә

"Велотуризм - ул сәламәтлек", - дип саныйлар "Догодо" республика веломарафонында катнашучылар, ул 26 июньдә Казаннан старт алды. Теләче-Яр Чаллы-Түбән Кама-Зәй-Сарман-Әлмәт-Бөгелмә-Лениногорск-Чистай (шуңа күрә без очраша алдык)-Алексеевск, аларның юллары менә шундый иде. Бер көн эчендә генә дә 120километрдан артык юл үтелә. Ел саен маршрут географиясе киңәя, туризмның бу төренә кушылырга теләүчеләр саны...

- Спорт һәм ял - икесе бергә, кызыклы һәм файдалы эшләрнең бергә уңышлы кушылуы - диләр ирле-хатынлы Наталья (балалар бакчасында эшли) һәм Рәмис (шәхси эшмәкәр) Игламовлар. Монда романтика, сүзләр белән әйтеп бетергесез хисләр, бер идея белән мавыгучыларның берләшүе. Безгә бик ошый. Төнгелеккә матур урыннарда тукталабыз, соңгы тапкыр Шушма елгасы янында палаткалар кордык. Бергәләшеп кичке аш пешерәбез, бик тәмле, иң мөһиме - ачык һавада, табигать кочагында. Менә кичә арабызда иң кечкенәбезне туган көне белән котладык - Илья Щербекка 12 яшь тулды.
Наталья һәм Рәмис ял вакытында беренче тапкыр веломарафонда катнашалар, әмма хәзер үк дәвамы булачагын төгәл беләләр. Бу идея белән ундүрт яшьлек кызлары Ангелина мавыктырган, менә хәзер гаилә тулы составында република буенча сәяхәт итә. Кыз үзе Казанда 67нче кадетлар мәктәбендә укый, аның сыйныф җитәкчесе офицер-тәрбияче Павел Грачев чын энтузиаст, велоспорт белән күптәннән җитди шөгыльләнүче. Павел Владимирович Татарстан Республикасы чемпионатына велоспорт буенча балаларны әзерләүдә велоспортның руле зур булуын ассызыклый. Велоспорт рес­публикага үткәндәге данын кайтарсын, тагын да интенсиврак үсә башласын дип телисе килә.
-Иң мөһиме, безнең максат - сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, ә бурыч - наркотикларга каршы пропаганда, -дип сөйли Павел Грачев. -Берсүзсез, велотуризм сәламәт, нык, физик, начар гадәтләре булмаган кешеләрнең мавыгуы. Биредә алкогольгә, наркотикларга урын юк. Веломарафон 2008 елда Казан елга техникумы студентлары тарафыннан барлыкка килде, шулай ук логотипны да алар уйлап тапты: Татарстан флагы фонында өч велосипедчы. Ә безнең форма кызгылт-сары төстә. Әгәр дә беренче велопоходка дүрт кеше барса, бүген аларның саны 18 гә җитте. Безнең "вконтакте" да үз төркемебез бар, без тыгыз элемтәдә торабыз. Республиканың башка шәһәр вәкилләре дә бу хәрәкәткә кушылса, без бик шат булыр идек. Бүген, мәсәлән, безнең белән Алабуга шәһәреннән яшь велотурист. Кайберәүләр велопоходта беренче категория авырлыкларны җиңәргә өйрәнәләр, безнең белән минем коллега Елена Маличенко эшли, ә икенче берәүләр минем белән бергә икенче төр авырлыкларны җиңәргә өйрәнәләр. Планнарда - үзебезнең велосипедчылар белән Төньяк Кавказга бару, шулай ук өченче, дүртенче категория авырлыктагы походларны үзләштерәчәкбез. Балалар сәләтле, барысы да барып чыгачак. Җитәкче аеруча горурлана торган кешеләр арасында - Ален Хәйруллин, Яро­слав Спиридонов, команданың быелгы сос­тавында велотурист буенча спорт мастеры, Россиянең велотуризм буенча икеләтә чемпионы Әлмирә Галиева.
- Ниһаять, мин веломарафонда катнаша алдым, элек чакырулар булса да, бара алмаган идем, -дип сөйли Әлмирә. -Идея миңа шунда ук ошады һәм менә оештыручыларның матур эш уйлап табуларына шәхсән ышандым. Безнең төркем моннан ике ел элек велопоход буенча Россия чемпионатында бронза призеры булды. Шундый ук исемгә без "Велопоходлар" конкурсында һәм "Иң авыр поход" номинациясендә лаек булдык.
Веломарафонда катнашучылар башкаларны да туризмның әлеге төренә якынрак килергә, башкалар белән бергәләп аның өстенлекләрен тоярга, яңа тәэсирләр, кичерешләр алырга чакыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев