Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спорт гимнастикасы буенча беренчелек

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә акробатика буенча шәһәр беренчелеге булды.

Спорт гимнастикасы бүлеге үзе РСФСРның атказанган тренеры В. Кудряшев тарафыннан 2006 елда ачылды. Аңарда тәрбияләнүчеләр күп тапкырлар Татарстан беренчелегендә катнаштылар һәм призерлар булдылар. Ә бу ярышларда 30дан артык кеше катнашты. Өченче яшьләр разряды программасы буенча беренче урынны Диана Абдрәкыйпова, икенче урынны Карина Ульянова, өченче урынны Эльвира Вәгыйзова алдылар, алар тренер-укытучы А. Белаловада тәрбияләнәләр.
Парлы-төркемле күнегүләрдә Настя Рясова һәм Настя Захаровадан торган хатын-кызлар пары җиңүче булды, икенче урында Жанна Токарева һәм Аня Соловьева, өченче урында Полина Терентьева белән Маша Казакова (тренер-укытучы С. Силакова).
Беренче яшүсмерләр разряды буенча Ильвина Хөснуллина белән Рита Чернышева пары беренче урынны алды. Икенче разряд буенча беренче нәтиҗә Настя Шумкова, Камилла Белоглазова, Марина Левановадан торган өчлектә, икенче урында - Арина Сальникова, Алинә Вәлиева, Даша Белоглазова, өченче урында - Саша Титова белән Адилә Дәүләтшина.
Өченче яшь разряды программасы буенча беренче урында Настя Зверева белән Настя Кукарина пары (тренер-укытучы С. Силакова, хореограф И. Зотикова).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев