Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Соңгы көрәш иң авыры

Казанда бокс буенча халыкара турнир узды. Анда Казахстаннан, Марий-Эль Республикасыннан, Чувашстаннан, Калмыкиядән, Татарстаннан, Чиләбе, Саратов, Волгоград, Киров шәһәрләреннән йөздән артык иң көчле боксчы катнашты.

Чистай исеменнән "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Ленар Мифтахетдинов (Каргалы гимназиясе) чыгыш ясады. Аның тренеры Валерий Шестаков. Өч көн буена барган көчле ярышлар Ленарны финалга китерде. Ярыш бик грамоталы булды. Беренче раунд 0:0 исәбе белән тәмамланды, ике спортчы да бер-берсен сынадылар. Икенче раундта тигез исәп 1:1 белән тәмамланды, өченче раундта Ленар җиңелде һәм беренче урын белән хушлашты. Нәтиҗә 2:1 көндәше файдасына. Якташыбыз бераз борчылды, әмма тиешле нәтиҗә ясады.
Ленар Мифтахетдиновны икенче призлы урын алуы белән тәбрик итәбез. Киләсе сәфәр декабрь аенда Йошкар-Ола шәһәренә булачак. Аңа уңышлы чыгыш телибез һәм җиңү белән кайтуын көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев