Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Рус географик җәмгыяте әләме астында чыгыш ясадылар

Иртәгә республика башкаласында узган "Tat-Rus" шәһәр юнәлеше (туган якны өйрәнү) проекты буенча VIII спорт интеллектуаль уены нәтиҗәләре игълан ителәчәк.

Чистайлылар - яшьләрнең фәнни-тикшеренү су асты археологик отряды әгъзалары анда икенче тапкыр катнаштылар, практик һәм теоретик әзерлек дәрәҗәсен сизелерлек арттырдылар. Казанның туган якны өйрәнү һәм тарих белгечләре - югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары безнең командаларның көндәше булды. Югары нәтиҗәләргә ирешүдән кала безнең яшьләр алдында тагын да әһәмиятлерәк бурыч - үзләре чыгыш ясаган Рус географик җәмгыяте бөтенроссия иҗтимагый оешмасының республика бүлеге ышанычын аклау бурычы торды.
Дүрт номинациядә йөзгә якын команда ышанычлы рәвештә үз маршрутларын үтеп, Казан тарихы буенча белемнәрен, яхшы әзерлекле булуларын күрсәттеләр. Чистайлылар (бездә өч команда иде) "Табышмаклар маршруты" номинациясендә катнаштылар, биредә 20 төркем катлаулы этапларны ышанычлы узып, дистанциягә чыкты. Әйтергә кирәк, ай ярым эчендә алар рус географик җәмгыяте методисты Анна Орлова җитәкчелегендә булачак "Казан урамнары" темасын өйрәнделәр, ә практик күнекмәләрне методист Гөлнур Гафиятуллина белән урынга барып эшләделәр.
Уенның максаты һәм бурычлары - шәһәрне, аның мәдәни мирасын актив спорт ярышлары аша танып-белүгә стимуллаштыру, яшь буында патриотик хисләр тәрбияләү, гаиләнең ялын актив- танып белүчән итеп оештыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Бу катнашучыларга шәһәрнең уникаль, ә кайвакыт билгесез һәм серле булган урыннарын һәм онытылган почмакларын, паркларын, скверларын, ишегалларын, буаларын һәм сулыкларын күрсәтү мөмкинлеге дә булды.
Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге, "Отрыв" креатив ял бүлеге әлеге чараны оештыручылар булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев