Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Гимнастлар республика беренчелегендә призлы урын алдылар

Спорт гимнастикасы буенча Татарстан беренчелегендә алты шәһәрдән, шул исәптән Чистайдан да 80нән артык спортчы катнашты.

Киеренке көрәштә үз разрядларында 1 нче мәктәп укучысы Сергей Морозов, 4 нче мәктәп укучысы Никита Симонов өченче урын алдылар (рәсемдә). Үз разрядларында Гадел Гайнуллин (2 нче гимназия, Кирилл Егоров һәм Эдуард Петкинин аз гына призлы урынга җитмәделәр, аларның дүртенче һәм бишенче нәтиҗә. Моның өчен борчылырга кирәкми, көндәшләре ныграк әзерләнгән һәм яшьләре буенча да өлкәнрәкләр.

Яңа уңышлар алда әле. Киләсе уеннар безнең гимнастлар өчен дә уңышлы булыр дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев