«Тыныч ау» сезоны үзен белгертә. Урманнарда гөмбәләр барлыкка килә башлады, алар һәвәскәр гөмбәчеләрне үзләренә җәлеп итәләр. Бу чорда, гадәттә, урманда гөмбәгә киткән кешеләрнең югалуы турында хәбәрләр ишетелә башлый.
Урманда ничек адашмаска: үз киңәшләре белән Владимир Алексеевич уртаклаша.
«Югалган гөмбәчеләр турында бер мәкалә укыдым, аларга коткаручылар ярдәм иткәннәр. Ә бит минем белән дә шуңа охшаш бер хәл килеп чыккан иде. Кама артында урман зур, куе. Андагы һәр сукмакны, һәр агач төбен яхшы белсәм дә, адаштым.
Бәхеткә, югалып калмадым, елга буена үзем чыга алдым. Әмма шушы хәлдән соң компастан башка урманга таба бер адым да атлаганым юк.
Ә бит минем кебек күбесе әлеге гади приборның, һәр туристның ышанычлы дусты, булуы турында оныттылар. Әгәр ул кулда икән, урманда бернинди билгеләр куярга кирәк түгел. Әгәр кем дә булса телефон хезмәтеннән файдаланырга уйласа, аңа артык ышанмасын, кайбер урыннарда кәрәзле элемтә бөтенләй тотмый, ә аппарат үзе кирәкле вакытта сүнәргә мөмкин. Ә компаста барысы да гади: килгән җиреңә кайтасың».
Гөмбәченең киңәшләренә шуны өстисе килә: куркуга бирелмәгез, телефоннан 112 хезмәтенә шалтыратыгыз, хәтта сим-карта булмаса да. Сезне эзләячәкләрен белсәгез – туктап торыгыз, учак яндырыгыз. Урманнан мөстәкыйль чыгарга теләсәгез, бер урында әйләнеп йөрмәгез, кояш буенча ориентлашыгыз. Электр тапшыру, газ үткәрү линияләренә, тимер юлга чыгарга тырышыгыз, алар буенча кешеләрне табарга мөмкин. Таяк белән агачка сугып тавыш сигналлары бирегез. Үзегез артыннан билгеләр калдырыгыз, алар сезне табарга ярдәм итәчәкләр. Урманда төнлә куну өчен урын табарга кирәк. Ул биек һәм коры булырга тиеш, иң яхшысы зур агач янында. Учак өчен коры чыбык-чабык әзерләгез, киселгән чыршы ботакларыннан аслык ясагыз. Иң яхшысы арка белән агачка сөялегез, алдыгызда учак кабызыгыз.
Нет комментариев