Нурхәдия Корбан кызына 84 яшь
Илдә өч көнлек сайлаулар уза. Чистайлылар тавыш бирүдә актив катнаша, күпләр сайлау участокларына иртәдән үк килә.
Йолдыз поселогында урнашкан 2761нче номерлы участокта олы яшьтәге 84 яшьлек Нурхәдия Корбан кызы Сәйфетдинова тавыш бирде.
«Мин һәрвакыт сайлауларда тавыш бирергә йөрим. Моны үземнең гражданлык бурычым дип саныйм. Дәүләт Думасына депутатларны сайлау да искәрмә булмады, мин килдем һәм тавыш бирдем», - диде Нурхәдия Корбан кызы.
Исегезгә төшерәбез, бүген сайлауларның өченче, йомгаклау көне. Сайлау участоклары, 18 һәм 19 сентябрь көннәрендәге кебек үк, 20 сәгатькә кадәр ачык булачак.
Нет комментариев