Чистай бала тудыру йорты пациентлары медицина учреждениесендә сайлауларда катнашалар
Җәмгыять

Чистай бала тудыру йорты пациентлары медицина учреждениесендә сайлауларда катнашалар

Алар өчен мобиль сайлау участогы оештырылды

Тавыш бирү көннәрендә Чистай бала тудыру йортында ятучылар өчен үз сайлау хокукын гамәлгә ашыру мөмкинлеге тудырылды.

 

Монда мобиль сайлау участогы оештырылган. Бу хакта Чистай үзәк район дәваханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Бала тудыру йорты пациентлары тавыш бирүдә актив катнаша. Кайбер пациентлар электрон форматта дистанцион тавыш бирү мөмкинлегеннән файдаланганнар.

 

Тавыш бирүдә медицина учреждениесе хезмәткәрләре дә актив катнашалар.

Чистай үзәк район дәваханәсе матбугат хезмәте фотолары


Нет комментариев