Җәмгыять

Түбән Кама районында пилотсыз очкычлар һөҗүме кире кагылды

Узган төндә Татарстанның сигез шәһәре пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы астында калган

7 сентябрьгә каршы төндә Түбән Кама районы пилотсыз очу аппаратлары һөҗүменә дучар булды. Оборона көчләре һөҗүмне кире какты, дип хәбәр итте Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев.

 

«Һава һөҗүменә каршы оборона көчләре безнең районга чираттагы массакүләм һөҗүмне уңышлы кире какты. Барлык халык исеменнән көч структураларына бердәм хезмәтләре һәм түбәнкамалыларны яклаганнары өчен рәхмәт белдерәм!» – дип язды мэр социаль челтәрләрдәге үзенең рәсми аккаунтларында.

Билгеле булганча, узган төндә пилотсыз очкычлар һөҗүме астында Татарстанның сигез шәһәре: Түбән Кама, Лениногорск, Бөгелмә, Яр Чаллы, Алабуга, Әлмәт, Чистай һәм Зәй булган.

Чыганак: Татар-информ

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев