Чистайда Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган очрашу булып узды
Җәмгыять

Чистайда Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган очрашу булып узды

Әлеге чара Бесланда фаҗигале һәлак булучылар истәлегенә, шулай ук экстремизмны кисәтү һәм милләтара килешүчәнлекне ныгыту мәсьәләләренә багышланды

Балалар сәнгать мәктәбендә Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган очрашу булып узды. Әлеге чара Бесланда фаҗига корбаннары истәлегенә һәм экстремизмны кисәтү һәм милләтара килешүчәнлекне ныгыту мәсьәләләренә багышланды.

Яшь буын белән очрашуда Чистай һәм Түбән Кама епискобы Филарет, Чистай шәһәре һәм Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов һәм шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов катнашты.

Әлеге сөйләшүдә 2004 елда Бесланда килеп чыккан канлы вакыйгалар искә алынды. Катнашучылар кеше гомеренең кыйммәте турында һәм төрле милләт, төрле дин кешеләренең уртак хөрмәте һәм килешүчәнлеге хакында сөйләштеләр.

Укучыларга шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов мөрәҗәгать итте. Ул Бесландагы фаҗига – Россиянең беркайчан да төзәлмәс ярасы дип ассызыклады.

 

«Террорчылыкның милләте һәм дине юк, аның төп максаты – дөньяны таркату, кешеләр арасында дошманлык уты кабызу. Бүген, Россия халыклары бердәмлеге елында, безнең бердәмлек һәм уртак хезмәттәшлек аерым кыйммәтләргә ия. Үткәннәрне истә тоту, күрә алмаучанлыкка каршы тору, туган җиребездә тынычлык саклау – безнең һәрберебезнең уртак, беренче чиратта Чистаебыз киләчәгенең нигезе булган яшьләребезнең төп бурычы», – дип билгеләп үтте Михаил Ксенофонтов.

 

Очрашуның төп аспекты булып яшьләрне әхлакый яктан тәрбияләүдә, җаваплылык хисе, якыннарына, гаиләсенә, Ватанга мәхәббәт формалаштыруда традицион диннәрнең ролен билгеләү булды. Очрашу азагында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм сөйләшүне ачык, гадел әңгәмә форматында дәвам иттеләр.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев