...
Яңа уку елы башлану уңаеннан Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегендә укучыларны янгын иминлеге кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакырдылар.
– Уку чорында укучыларга, үзләренең һәм тирә-юньдәгеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен, янгын иминлеге кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Бу ут һәм тиз янучан әйберләрне куллануны тыюны, эвакуация вакытында күрсәтмәләрне үтәүне, шулай ук ашыгыч хезмәт номерларын белүне үз эченә ала, – дип билгеләп үтте бүлекнең өлкән инспекторы Илнур Гайнуллин.
УКУЧЫЛАР ӨЧЕН ЯНГЫН ИМИНЛЕГЕНЕҢ ТӨП КАГЫЙДӘЛӘРЕ
Янгын чыгуга юл куймас өчен катгый рәвештә ТЫЕЛА:
• мәктәптә һәм аның территориясендә шырпы, ут кабызгычлар, петардалар һәм башкаларны куллану;
• җиңел кабынучан сыеклыклардан һәм газ баллончыкларыннан файдалану;
• мәктәп территориясендә учак ягу;
• укытучы рөхсәтеннән башка электр приборларын кабызу;
• коры үләнгә, тирәк мамыгына һәм башка янучан материалларга ут төртү;
• электр приборларын су белән сүндерү;
• төтенле бинада басып тору;
• янгын вакытында парта астына яки шкафка качу.
Янгын чыккан очракта, нәрсә эшләргә кирәк:
• янгын яки төтен чыкканда бу хакта кичекмәстән укытучыга, мәктәпнең техник персоналына хәбәр итәргә яки янгын сүндерү хезмәтенә шалтыратырга (101);
• эвакуация вакытында укытучыларның күрсәтмәләрен игътибар белән тыңларга һәм үтәргә;
• мәктәп бинасын эвакуация планы нигезендә, паника тудырмыйча һәм башкаларга комачауламыйча ташлап китәргә;
• эвакуация планының кайда урнашканын ачыкларга һәм аннан файдалана белергә;
• үз адресыңны һәм янгын сүндерү хезмәтенең телефон номерын белергә;
• янгын сүндергечтән файдалана белергә (андый мөмкинлек булса);
• кирәк булганда кече сыйныф укучыларына ярдәм күрсәтергә;
• паникага бирелмәскә һәм тынычлыкны сакларга;
• төтенле бинадан чыгу мөмкин булмаса, ишекне ябарга, аны кул астындагы материаллар белән капларга, дымлы тукыма аша иелеп суларга, ярдәм кирәклеге турында сигнал бирергә.
Күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегендә әлеге кагыйдәләрне үтәү уку чорында янгыннардан сакланырга һәм иминлекне тәэмин итәргә ярдәм итәчәк, дип ассызыкладылар.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев