...
Дүшәмбе көнне, 7 сентябрьдә, республикада аязучан болытлы һава, төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда кыска вакытлы яңгырлар, аерым территорияләрдә көчле яңгырлар явачак. Төнлә һәм иртән томан булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 5-10 метр тизлектә исәчәк, урыны белән секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +9 ...+14 градус, көндез +16...+21 градус булачак.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев