Йолдыз поселогында ветеринария табиблары чираттагы планлы рейд ясадылар
Татар Сарсазы ветеринария участогы белгечләре Чистай районы торак пунктларында даими рәвештә урыннарга чыгып тикшерүләр үткәрәләр. Ветеринария табиблары Йолдыз поселогында чираттагы планлы рейд ясадылар.
Аның барышында белгечләр бруцеллез һәм лейкозга мәҗбүри лаборатор тикшеренүләр үткәрү өчен мөгезле эре терлекләрнең канын алдылар. Бу авырулар хайваннар өчен генә түгел, кеше өчен дә куркыныч тудыра, шуңа күрә вакытында диагностика – ветеринария хезмәте эшенең мөһим өлеше.
Даими тикшерүләр районның эпизоотик иминлеген тәэмин итеп, мөмкин булган куркынычларны тиз арада ачыкларга һәм инфекцияләр таралуны булдырмаска мөмкинлек бирә. Ветеринария белгечләренең эше профильле ведомстволарның даими контролендә тора.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев