Тантаналы чара «Чистай» мәдәни үзәгендә узды
«Чистай» мәдәни үзәгендә «Бетар» җитештерү-коммерция фирмасының 30 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узды
Иң элек коллективны һәм чарада катнашучыларны компания президенты Владимир Зайцев җылы сәламләде. Ул предприятиенең ничек барлыкка килүе, кемнәрнең завод белән бергә катлаулы чорларны узуы, яңа базарлар ачарга, эшлекле элемтәләрне ныгытырга ярдәм итүе турында сөйләде.
Котлаулар белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин һәм Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов мөрәҗәгать иттеләр. Алар үз чыгышларында предприятиенең район һәм республика үсешенә керткән өлешен билгеләп үттеләр.
Шуннан соң мәртәбәле кунаклар алдынгы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырдылар.
Фирма директоры Антон Зайцев котлау сүзе белән чыгыш ясап, коллективка һәм предприятие партнерларына рәхмәт белдерде. «Бетар»ның юбилее белән барысын да компаниянең техник директоры Александр Зайцев та котлады.
Бу бәйрәм көнендә сәхнәгә предприятиенең күпьеллык партнерлары һәм дилерлары Михаил Туровский, Евгений Юргель, Владимир Долматов чакырылды. Аларның һәркайсы компания коллективын юбилей белән котлады һәм предприятиегә алга таба үсеш, яңа уңышлар һәм ныклы партнерлык теләде. Юбиляр коллективны «Татмедиа» АҖнең «Чистай-информ» филиалы баш мөхәррире Наталья Данилова да котлады.
Шулай ук сәхнәгә «Бетар»га багышланган шигырьләр конкурсында җиңүчеләр Мария Цыганова һәм Евгений Барминны да чакырдылар.
Сәхнәдән коллективка җылы теләкләрен Түбән Кама һәм Чистай епискобы Филарет, «Вектор» радиокомпаниясе директоры Виктор Классен, КАИ-КНИТУның «Восток» филиалы директоры Илшат Мөхәммәтҗанов җиткерде.
Бу бәйрәм көнендә предприятие юлының нинди булуын искә алдылар, производство ветераннарына рәхмәт сүзләре җиткерделәр, иң яхшы хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр, партнерларга рәхмәт сүзләре әйттеләр, яшь белгечләрнең уңышлары турында сөйләделәр. Сәхнәдән матур музыкаль номерлар яңгырады, тантана корпоратив гимнны башкару белән тәмамланды.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев