Чистай районында бер атна эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 8 кеше җәза алган
2026 елның 24 августыннан 28енә кадәрге чорда РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1нче өлешендә, 12.8 маддәсенең 3нче өлешендә, 12.26 маддәсенең 1нче өлешендә РФ 12.26 маддәсенең 2нче өлешендә каралган административ хокук бозулар турындагы 8 эш буенча чыгарылган карарлар үз көченә керде:
– Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 2нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясының 2026 елның 17 августында чыгарылган карары белән Петров А.Г. 12.26 маддәсенең 2нче өлешендә каралган административ хокук бозганы өчен 10 тәүлеккә административ кулга алу рәвешендә җаваплылыкка тартылды; 2026 елның 12 августында чыгарылган карары белән Донсков С.О. РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозганы өчен җаваплылыкка тартылды, ул 1 ел 6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, аңа 45 000 сум күләмендә административ штраф салынды;
– Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 3нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясының 2026 елның 23 июлендә чыгарылган карарлары белән Кәримов Ф.А. РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.26 маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозганы өчен административ җаваплылыкка тартылды, ул 1 ел 9 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, аңа 45 000 сум күләмендә административ штраф салынды; 2026 елның 11 августында чыгарылган карарлар белән Рогожкин А.М. РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.26 маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозганы өчен административ җаваплылыкка тартылды, ул 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, аңа 45 000 сум күләмендә административ штраф салынды; 2026 елның 30 июлендә чыгарылган карарлар белән Жумаев Т.И. РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозганы өчен административ җаваплылыкка тартылды, ул 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, аңа 45 000 сум күләмендә административ штраф салынды;
– Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 4нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы вазифаларын башкаручы – Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 1нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясының 2026 елның 27 июлендә кабул ителгән карарлары белән Ситникова Ю.С., 2026 елның 4 августында кабул ителгән карарлар белән Копанев И.Е. РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.26 маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозганнары өчен һәркайсы 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, аларга 45 000 сум күләмендә административ штраф салынды; 2026 елның 29 июлендә чыгарылган карарлар белән Ганиева Ю.О. РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозганы өчен административ җаваплылыкка тартылды, аңа 45 000 сум күләмендә административ штраф салынды.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев