...
2026 ел башыннан Татарстанда күчемсез милек белән килешүләрне милекченең яки аның законлы вәкиленең шәхси катнашыннан башка теркәү мөмкин булмавы турында 158,8 мең язма кертелгән. Бу хакта Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.
Бер ел элек республика халкы 56,1 мең шундый тыю билгеләгән булган. Шул рәвешле, бер ел эчендә гаризалар саны 2,8 тапкырга арткан.
Росреестрда билгеләп үтүләренчә, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында мондый язмаларны кертүне автоматлаштырырга планлаштыралар.
Шул ук вакытта милек хокукының күчү яки туктатылу белән бәйле килешүләр, мәсәлән, сату-алу яки бүләк итү элеккечә дәүләт теркәүчеләре тарафыннан каралачак. Бу милекчеләрнең хокукларын гарантияләү өчен кирәк.
Чыганак: Вести Татарстан
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев