Чистай Выселкасы поселогында укучыларны яшьтән үк җирдә эшләргә өйрәтәләр
Җәмгыять

Чистай Выселкасы поселогында укучыларны яшьтән үк җирдә эшләргә өйрәтәләр

Чистай шәһәре элек-электән авыл хуҗалыгы, үсемлекчелек белән тыгыз бәйләнгән һәм бүген дә бездә шәхси секторлар бик күп, дачасы, бакчалары булган кешеләр дә бар... Соңгы вакытта яшьләр эш яратмыйлар, «телефонда гына утыралар» дигән сүзләрне еш ишетәбез. Әлеге проблема иң башта гаиләләрнең үзләренә кагыла, әмма Чис­тай Выселкасында балаларны максатчан рәвештә җирдә эшләргә өйрәтүче мәктәп тә бар. Без моның ни өчен мөһим булуы һәм ул эшнең ничек башкарылуы хакында мәктәп директоры Екатерина Юрьевна Осипова белән әңгәмә кордык

–Екатерина Юрьевна, быел укучыларны ничек җыйдыгыз? Балалар бирегә күбәү киләләрме?

–Фаразланган кимү юк. Балалар саны кимер дип фаразланган иде. Нәтиҗәдә, 1 сентябрьгә безгә 167 бала килде. Бу без уйлаганнан егерме кешегә артык дигән сүз. Шәһәр мәктәпләреннән безгә күчүче балалар да бар, чөнки алар агротехнологик сыйныфлар белән кызыксыналар. Быел шундыйлар уннан артык. Механикалаштыруны ошатып килгән малайлар да бар. Ата-аналар да агротехнологик сыйныфларның нәрсә икәнен аңлый башлыйлар. Хәзер хезмәт тәрбиясе яңадан кайта башлады. Билгеле, һәр бала төрле сәләткә ия, әмма нәрсәдер эшли белмәгән кеше яхшы түгел инде. Хәзерге вакытта Чистай районында без ике төрле белем бирүче бердәнбер мәктәп. Бездә аттестаттан тыш яшелчәче дигән эшче һөнәре дә алып чыгалар.

 

– Сезнең бер укучыгыз «биредә уку тынычрак» дигән иде. Бу җирдә эшләү белән бәйлеме?

– Авыл җирлегендә һәрвакыт шәһәргә караганда тынычрак булды. Казанга барып кергәч, ниләр кичерүебезне искә төшерегез әле. Бу кырмыска оясы. Шәһәр ыгы-зыгысыннан куркып кайбер балалар бирегә килә. Ә авыл балалары, чыннан да, нык аерылып торалар. Алар тынычрак, сабыррак, киң күңеллеләр, аз сүзлеләр... Безгә санлаштыру килеп җитсә дә, без бит әллә кая еракта түгел, Чистай янында гына, димәк, балаларның элеккеге кебек үк өйдә эшләре бар дигән сүз. Барысының да диярлек терлекләре, тавыклары бар.Шәхси йортта яшәгәндә авыл кешесенең кырык сутый җире...

 

– Кайвакытта шәһәрдә мәрхәмәтсезлек арта, ә авылда киресенчә кебек тоела...

– Мин моны шәһәрдән генә тора дип уйламыйм. Бу, барыннан да элек, санлаштыру йогынтысыдыр – ата-аналар балаларына җитәрлек дәрәҗәдә игътибар биреп җиткерә алмыйлар. Бу игътибарны бала мәктәптә алырга мөмкин. Әгәр мәктәптә дә аңа гаиләдәге кебек мөнәсәбәт булса, сыйныф җитәкчесе аны әнисе кебек каршы алса, ул мәктәптә социальләшсә, мәрхәмәтсезлек арткы планга күчә.

 

– Балаларны хезмәткә тарту кайчан башлана? Хезмәт баланы телефоннан аерырга, аны башка нәрсә белән кызыксындырырга мөмкинме?

 

 

– Әгәр дә бала ун яшенә кадәр хезмәткә өйрәтелмәсә, алда авыр булачак. Әмма бездә, агротехнологик сыйныфларда, балалар беренче сыйныфтамы, яисә өлкән сыйныфтамы – эшлиләр. Бу алар һәр минутлары эш белән мәшгуль дигән сүз түгел билгеле. Болар – өмәләр, су сибүләр, теплицада эшләүләр... Биредә балада җир белән эшләү теләге туа. Әгәр дә бала аграр сектор юнәлешенә китсә, шунда ук телефон икенче планга күчә, чөнки андый кеше кырларда тәүлекләр буе эшли. Болар элеккеге кебек мазутта эшләгән игенчеләр булмаса да, бу мәгънәдә күп нәрсә үзгәрде инде, әмма барыбер алар табигать белән бергә-бер эшлиләр. Кем өчендер бу күңеленә тынычлык алу.

Бала беренче тапкыр мик­роскоп күрә һәм аның аша тереклекне карый ала, аның күзләре яна башлый. Без ул микроскопны кырга табигать кочагына алып чыгабыз һәм үзебез утырткан нәрсәләрне өйрәнәбез. Балалар химик реактивлар күрәләр, үсемлекләр, туфрак белән төрле тәҗрибәләр уздыралар – бу аларга кызык. Алар гидропоникта ясалма үстерелгән үсентене җиргә күчереп утырталар, аны үсеп китә алырмы дип күзәтеп торалар, аны бөҗәкләр ничек кабул итүен карыйлар... Безнең чәчәкләрне дә укытучылар түгел, балалар утырта, орлык­ларын сайлыйлар, туфракны тукландыралар. Әгәр дә уймак чәчәкләр үсенте бирсәләр, аларны малайлар һәм кызлар пөхтә итеп казып алалар һәм ландшафтлы дизайн буенча утырталар. Уку елы азагында без Казан аграр университетында белем бирү йортының ландшафт архитектурасы буенча проект якладык һәм беренче урынны яуладык. Хәзер Мәскәүдә яклаячакбыз.

– Шулай итеп, әгәр баланың башта җиргә кызыксынуы булмаса да, ул шул мохитта яши, сыйныфташларының җиргә мөнәсәбәтләрен күрә икән, ул үзе дә җиргә тартыла башлый.

 

– Балаларның үзләре мәктәптә белгән нәрсәләргә әти-әниләрен өйрәткән очраклары бармы?

– Әйе. Без быел башлангыч мәктәптә чаралар үткәрдек, үсемлекләрне өйрәндек, аннары аларны участокта эзләдек, гербарий ясадык һәм ата-аналар соңыннан балаларның алынган мәгълүмат белән өйләренә кайтып, аларга сөйләвен әйттеләр. Бу яхшы. Чөнки башта, агротехнологик сыйныфлар ачылганда, ата-аналар моның ни өчен кирәклеген аңламый иделәр. Хәзер аңлау килә.

 

– Сез үзегезне мәктәп белем бирергә генә түгел, ә тәрбияләргә дә тиеш дип санаучы укытучылар рәтенә кертер идегезме?

– Бездә билгеле бер вакыттан бирле тәрбия компоненты беренче урынга чыкты. Мин белмим, дөресме бу, юкмы, әмма без хәзер белем бирүгә караганда күбрәк тәрбиялибез. Ата-аналар күп эшли һәм бала күбрәк вакытын мәктәптә үткәрә.

 

– Әмма безнең заманда да әти-әниләр бер дә ким эшләмәделәр.

– Ул вакытта балаларның мөнәсәбәте, укытучылар белән аралашу нормалары башка иде. Ниндидер мизгелдә законда укытучы балага кагыла алмый, аны сыйныфтан чыгара алмый, ә бала укытучыга «сезнең хокукыгыз юк» дип әйтә ала, дип билгеләнде. Безнең заманда алай булмады. Без укытучылардан курка идек.

 

 

– Ә хәзер укытучының нинди дисциплинар чаралары бар?

– Бу уку елыннан, ниһаять, тәртип өчен билге барлыкка килде. Баланың уку процессы вакытында телефоны алыначак. Һәм бу яхшы да. Гаджетка бәйлелектән һәм клип фикерләвеннән котылачакбыз. Чөнки балалар даими рәвештә Тикток, кыска роликлар карый һәм шунлыктан хәтер һәм игътибар бозыла.

 

– Миңа калса, Тиктокта күренергә күнеккән балаларга барысы да салмак булган җирне күзәтү аеруча файдалы…

– Бу виртуаль дөньядан реаль дөньяга кайту. Безнең балалар ниндидер мизгелдә табигать матурлыгын күрми башладылар. Әйе, телефонда табигать сурәтләре бар. Ләкин балалар моны тере килеш күрергә, куллары белән кагылырга тиеш. Ә саннарга, ясалма интеллектка бәйлелек бик тиз формалаша. Безнең бурыч – балаларны тереклек дөньясына тарту.

 

– Сез заманча әдәбиятта, шул исәптән балалар әдә­биятында, табигатьне тас­вир­­лау калмаганын сизәсезме?

– Әйе. Безнең мәктәпкә әдәбият килә һәм без китап­ларның ничек язылганын карыйбыз. Әни буларак та мин бу китапларда тасвирлама, матур текст булмавын күрәм. Бу баланың сөйләмен ярлыландыра һәм балалар үз фикерләрен матур итеп җиткерә белмиләр.

 

– Сезнең ничә балагыз бар? Сез аларны ничек тәрбияләргә тырышасыз?

– Икәү. Директор әни – бу һәрвакыт катлаулы. Балаларга җитәрлек игътибар бирмәвем өчен үземне шелтәлим дә инде. Тик шуны әйтә алам, минем балаларым – укыйлар. Зурысы быел бишенче сыйныфка күчте. Җәй буена ул кырык ике китап укыды. Әйе, башта «әни, укырга теләмим!» – дип әйткәне дә булды. Ләкин укып бетергәч, ул алар турында шундый дәрт белән сөйли! Бу сөйләмне баету, хәтерне үстерү. Укытучының җәйгә укырга бирүе яхшы. Бала ял итәргә тиеш, диләр... Минем балам җәй көне лагерьда, кырда булды, балык тотарга йөрде, учас­токта эшләде, әмма шул ук вакытта ул әле укыды да. Әлбәттә, аның телефонда утыру вакыты чикләнде.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев