Чистай хәзрәтләре Яуширмәдә җыелды
Дин

Чистай хәзрәтләре Яуширмәдә җыелды

...

Туган җирнең тарихы ерак үткәннәр турында сөйләүче авыл урамнарында сакланган һәр эздә, музей түрләрендәге һәр ядкәрдә, мәчет манарасыннан яңгыраган азанда һәм буыннан-буынга күчеп килгән изге кыйммәтләрдә яши. Тарихын белгән халык кына үзенең кем булуын аңлый, ә рухи тамырларын саклаган җәмгыять кенә киләчәккә ныклы адымнар белән атлый ала.

Шушы хакыйкатьне тагын бер кат раслаган үзенчәлекле очрашу,  Чистай районы имам­нарының чираттагы квартал утырышы милли рух, тирән тарих һәм асыл иман бергә тоташкан рухи бәйрәмгә әверелде. Бу юлы районның барлык хәзрәтләре данлыклы һәм затлы тарихка ия булган Яуширмә авылына юл тотты. Бу очрашу эшлекле мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү белән генә чикләнмәде. Ул хәзрәтләр өчен авыл тарихы, милли хәтер, мәгърифәт һәм иман белән очрашу мөмкинлегенә әверелде.

Яуширмә − үткәнен кадерләп саклаган, күренекле шәхесләрен онытмаган, бүгенгесен киләчәк белән бәйләргә омтылган авылларның берсе. Шуңа күрә имамнарның биредә җыелуы аеруча символик мәгънәгә ия. Дин әһелләре халык белән эшләү юлларын билгеләгәндә, шул ук вакытта милләтнең рухи нигезләре, тарих сабаклары һәм бөек шәхесләр мирасы турында да уйланалар.

 

Очрашуның беренче өлеше авылның белем учагында − урта мәктәптә башланып китте. Кунакларыбызны мәктәбебез укучылары милли киемнәр, милли ризыклар белән матур итеп каршы алдылар. Башлангыч сыйныф укытучысы − Фирүзә Радик кызы Минһаҗева, технология укытучысы, «Оста куллар» түгәрәге җитәкчесе − Алмаз Габдулхәй улы Минһаҗевлар тарафыннан милли бизәкләр белән чигеп тегелгән калфак­лар, кәләпүшләр, янчыкларны тәшкил иткән кул эшләре күргәзмәсе күз явын алырдай булып, үзенә җәлеп итеп, бай мәгълүмат биреп торды. Дин әһелләре өчен оештырылган махсус экскурсия аша Яуширмәнең бай һәм тирән тамырлары ачылды, «Ханнар күле» – «Хан буасы»ның барлыкка килү тарихы, 1879 елдан башлап 1902 елга кадәр Яуширмә авылында эшләгән муллаларга багышланган сирәк очрый торган экспонатлар белән танышу кунаклар күңелендә җуелмас истәлекләр калдырды. Хәзрәтләргә авылның килеп чыгышы, аның гасырлар тирәнлегенә барып тоташкан тарихы турында җентекләп сөйләү, мәктәп музеенда сакланган, Казан ханлыгы дәверенә бәйле сирәк тарихи ядкәрләр, авыл көнкүреше экспонатлары кунак­ларда зур кызыксыну уятты.

Авыл үзенең гасырлар буе илгә, милләткә хезмәт иткән олы шәхесләре белән дан тота. Мәктәптәге әңгәмә туган җиребезнең һәр карыш туфрагы иман, батырлык һәм мәгърифәт белән сугарылуын тагын бер кат исбат итте.

Аннары имамнар Яуширмә­нең дөньяга биргән иң якты йолдызы − бөек фикер иясе, публицист, милли азатлык көрәшчесе һәм язучы Гаяз Исхакыйның музей-йортына юл алдылар.

 

Музей диварлары эчендә хәзрәтләр әдипнең катлаулы, әмма фидакарь тормыш юлы белән янәдән очрашкандай булдылар. Туган җиреннән аерылып, мөһаҗирлектә ачы давыллар белән көрәшкән, әмма татар рухын, телен һәм динен дөнья дәрәҗәсенә күтәрү өчен көрәшен бер мизгелгә дә туктатмаган бөек шәхеснең язмышы һәркемнең күңелен тетрәндерде. Музей экспонатлары аша аның кичергән михнәтләре дә, сүнмәс хыяллары да кабат җанланды.

Экскурсиянең соңгы аккорды итеп, хәзрәтләр кул күтәреп, Гаяз Исхакыйның, аның гаиләсенең һәм милләт бәхете өчен җан аткан барлык бабаларыбызның рухларына ачык күңелдән дога кылдылар, аларның изге исемнәрен яд иттеләр.

Җыелышның төп утырышы Яуширмә авылы мәчетендә узды. Нурлы да, җылы да булган иман йортында Чистай районы һәм шәһәре мәхәлләләренең бүгенге тормышына кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралды. Хәзрәтләр дини агарту эшен тагын да җанландыру, халык белән, аеруча яшьләр белән тыгызрак элемтәдә яшәү чаралары турында фикер алыштылар.

Сөйләшүнең үзәк темаларыннан берсе − Мәүлид айларында шәһәр һәм район мәчетләрендә дини бәйрәмнәрне, Коръән ашларын һәм вәгазь кичәләрен оештыру булды. Имамнар Мәүлид чараларын югары дәрәҗәдә, халыкка расүлебез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләмнең гүзәл әхлагын һәм сөннәтен җиткерерлек итеп үткәрү планнарын билге­ләделәр.

Яуширмәдә узган очрашу имамнарның көндәлек эшенә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итү белән бергә, рухи яктан да әһәмиятле вакыйга булды. Мәктәптәге тарих дәресе, музейдагы хәтер сәяхәте, Гаяз Исхакый мирасына хөрмәт һәм мәчеттәге эшлекле сөйләшү − болар барысы да бер максатка хезмәт итә − халыкның иманын ныгыту, милли үзаңын уяту һәм киләчәк буыннарга кыйммәтле мирасны тапшыру.

Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты хәзрәтләргә тагын бер мөһим фикерне искәртте − милләт язмышы өчен җаваплылык һәр чорда да аерым кешеләрнең фидакарь хезмәтеннән башлана. Бүген исә бу җаваплылык мәчет имамнарына да йөкләнә. Алар халыкка вәгазь сөйләүче генә түгел, ә рухи тәрбия бирүче, яшьләрне дөрес юлга юнәлтүче, гаиләләрне берләштерүче һәм милли хәтерне саклаучы шәхесләр дә булып тора.

 

Яуширмәдә яңгыраган фикерләр, кылынган догалар һәм уртак киңәшләр алдагы эшләргә дә бәрәкәтле нигез булсын. Әлеге очрашу район мәчетләре арасындагы хезмәттәшлекне ныгытып, мәхәллә тормышын җанландырыр, Мәүлид мәҗлесләрен һәм башка дини чараларны халык күңеленә үтеп керерлек итеп үткәрергә ярдәм итәр дип ышанасы килә.

 

Яуширмә туфрагында яңгыраган фикерләр, кылынган догалар, мәктәптә, музейда кунакларыбыз калдырган рәхмәт язмалары, Гаяз Исхакый музее хезмәткәрләренә бирелгән Рәхмәт хатлары, күрсәтелгән җылы мөнәсәбәт һәм шәхсән үземә сәламәтлегемне рухи тернәкләндерү өчен бүләк ител­­гән юллама, һәм үз исемемнән килгән кунакларга, Ислам үзәгенә тапшырылган күренекле әдәбиятчы галимебез, филология фәннәре докторы Хатыйп ага Миңнегуловның «Гакыллылар тыңлар, аңлар...» исемле китап, авылдашыбыз, милләт җанлы шәхесебез Наилә Фатыхова-Потеева тарафыннан язылып, «Безнең мирас» журналында басылып чыккан «Бай мираслы Әстерхан» исемле мәкаләсе, «Яуширмә – 1000 еллык татар авылы» исемле түштамга алдагы эшләргә бәрәкәтле нигез булсын. Тарихын онытмаган, иманын саклаган һәм бер-берсенә хөрмәт күрсәтә белгән җәмгыятьнең рухи нигезләре мәңге нык булачак! Яуширмәдә узган бу очрашу − шуның матур дәлиле.

 

Лилия Фәсхетдинова,

 Чистай районы туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучылары Ассоциациясе  җитәкчесе

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев