Җәмгыять

Түбән Кама районында медицина белгечләрен җәлеп итү өчен 122 фатир каралган

...

Түбән Кама районында табибларны җәлеп итү һәм беркетү өчен 122 фатир каралган, шуларның 47се – хезмәт фатиры һәм 75е «Арендалы торак» программасы буенча төзелгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Түбән Кама районы сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Эльза Гыйльметдинова хәбәр итте.

 

«Арендалы торак» программасы буенча аренда бәясенең яртысын җирле бюджет компенсацияли, тагын 50 процентын медицина оешмасы бюджеттан тыш акчалар хисабына түли. Белгеч үзе коммуналь хезмәтләр өчен генә түли.

 

Барлык фатирлар тулысынча җиһазландырылган, шуңа күрә табиблар көнкүрешне җайга салуга өстәмә чыгымнардан башка урнаша ала.

 

Моннан тыш, 2026 елның 1 гыйнварыннан районның дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләренә беренче тапкыр урнашучы табиблар 250 мең сум күләмендә муниципаль субсидия ала. Бүгенге көнгә мондый түләүләрне тугыз белгеч алган.

Чыганак: Татар-информ

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев