Җәмгыять

Татарстанда торак фондны җылыту сезонына әзерләү төгәлләнде диярлек

Татарстанда күп фатирлы торак фондын җылыту чорына әзерләү төгәлләнде диярлек. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сүзләренә караганда, 18 239 әзерлек паспорты рәсмиләштерелгән

Дүрт муниципаль берәмлектә биш йорт паспортсыз кала. Алар буенча эшне бу атна ахырына кадәр төгәлләргә ниятлиләр.

 

Социаль өлкәдәге барлык 7463 объект җылыту чорына әзер инде. Киләсе этап җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык челтәре оешмаларының әзерлеген бәяләү булачак. Тикшерүләрне Ростехнадзор белгечләре башлаган инде. Бүгенге көнгә 116 оешманың 41е әзерлек паспорты алган.

 

Гамәлдәге кагыйдәләр буенча, биш көн рәттән урамдагы һаваның тәүлеклек температурасы +8 градустан түбән булса, торак фондына җылылык бирелә башлый. Шул ук вакытта муниципалитетлар җылылыкны иртәрәк җибәрү турында карар кабул итә алалар. Бүгенге көнгә мондый карарны 21 муниципаль берәмлектә кабул иткәннәр.

 

Беренче чиратта җылылыкны дәваханәләргә, балалар бакчаларына, мәктәпләргә, интернатларга һәм социаль яклау учреждениеләренә бирәләр.

Чыганак: Татарстан 24


Нет комментариев