Экспозиция Балалар сәнгать мәктәбендә урнашкан
Балалар сәнгать мәктәбендә Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, Череповецк дәүләт университеты профессоры Вера Филиппованың «Җәй – ул кечкенә тормыш» дип исемләнгән шәхси экспресс-күргәзмәсе ачылды.
Шәһәр тибындагы Аксубай поселогында һәм Киров өлкәсе Яранск шәһәрендә параллель рәвештә аның башка күргәзмәләре дә үтә, шуңа күрә рәссам өчен бик тә якын булган Чистай шәһәрендә аларның төрле күләмдәге эшләренең аз өлеше генә тәкъдим ителә. Аларда шәһәребезнең гүзәл урыннары, Чулманның искиткеч матур күренешләре, Вологда җиреннән якты, җылы хатирәләр һәм Татарстан Республикасы буйлап сәяхәтләр, шулай ук искиткеч натюрмортлар чагылдырыла.
Әлеге чараның кунаклары сәнгать мәктәбе укучылары, Вера Ивановнаның иҗатын яратучылар булды. Мәктәп директоры Кадрия Шарова чарада катнашучыларга кайнар сәламнәрен җиткерде. Вера Филиппова булачак рәссамнарның карьера һәм иҗат турындагы сорауларына җавап бирде. Профессор үзенең матур рәсемнәрен һәм каталогларын тәкъдим итеп кенә калмыйча, үз укучыларының кечкенә китап басмалары кебек нәшер ителгән эшләрен дә тәкъдим итте.
Әлеге ихлас очрашу азагында Кадрия Николаевна Вера Ивановнага Балалар сәнгать мәктәбеннән Рәхмәт хаты һәм чәчәк бәйләме тапшырды, нәкъ менә алар профессорны яңа натюрмортлар иҗат итүгә рухландыралар да инде.
Бәхеткә, күргәзмә залының зур булмаган мәйданчыгы рәссамның 43 эшен һәм күргәзмәгә килүчеләрне сыйдыра алды... Әмма Чистайда аерым галереяләр бинасы булдырырга кирәк дигән уй күп кенә рәссам-фикердәшләрнең, шулай ук Вера Филиппованың да күңеленә тынгылык бирми...
Фото: рәссам Вера Филиппова
Нет комментариев