Җәмгыять

Әсгать Сәфәров II Яңа медиа фестивалендә катнашучыларга сәламләү сүзләре юллады

Фестиваль Түбән Камада уза, аны «Татмедиа» медиахолдингы оештыра

Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров 23 сентябрьдән 26сына кадәр Түбән Камада узучы II Яңа медиа фестивалендә катнашучыларга сәламләү сүзләре юллады.

 

«Сезне икенче Яңа медиа фестивалендә – «Татмедиа»ның digital-юнәлешләр һәм журналистикада иң яхшы вәкилләрне берләштерүче төп һөнәри вакыйгасында сәламләвемә шатмын. Бу холдингның һәр хезмәткәренә үзен таныту, үз проектларын күрсәтү һәм хезмәттәшләре арасында танылу мөмкинлеге бирә», – диде Әсгать Сәфәров.

 

Аның сүзләренә караганда, цифрлы трансформация технологияләрне генә түгел, ә медиа фәлсәфәсен дә үзгәртә.

 

«Бу вакытлы күренеш тә, модага иярү дә түгел, ә «Татмедиа» АҖнең үсеш векторы. Ул еллар дәвамында өстенлекләрне билгели. Без аңлы рәвештә үзгәрешләр авангардында хәрәкәт итәбез, чөнки нәкъ менә монда, классик журналистика һәм яңа форматлар тоташкан урында, көндәшлеккә сәләтле продукт тууын аңлыйбыз», – дип белдерә ул.

 

ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе кызу темплы үзгәрешләр чорында трендларны күзәтү генә түгел, ә аларны формалаштыруның аеруча мөһим булуын ассызыклады.

 

«Медиа тармагының киләчәге үзебездән – безнең тәҗрибәләр үткәрергә кыюлыгыбыздан, нейрочелтәрләрне үзләштерергә әзерлегебездән, стандарт булмаган визуаль чишелешләр эзләүдән һәм аудиториядә җанлы җавап таба торган контент булдырудан тора», – дигән ышаныч белдерде Әсгать Сәфәров.

Ул шулай ук фестивальдә катнашучыларга уңышлар теләде.

 

«Сезнең эшләрегез медиахолдинг командасының югары профессионализмын һәм аның бер адым алда булырга әзерлеген ачык раслаячагына ышанам. Барлык катнашучыларга илһам, яңа белемнәр, гадел көрәш һәм лаеклы җиңүләр телим!» – дип йомгак ясады ул.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев