Җәмгыять

«Макс»та 15 меңнән артык күпфатирлы йорт чаты булдырылган

Мондый чатларның төп функциясе – яшәүчеләргә, мәсәлән, су, газ сүндерелүе һәм башкалар, нинди дә булса авария хәлләре турында мәгълүмат бирү

Татарстанда «Макс»та күп фатирлы йортлар чатлары саны 15 меңнән артып киткән инде. Барлык йорт чатларының хуҗасы – республика Дәүләт торак инспекциясе, шул ук вакытта алар белән идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре һәм торак кооперативлары рәисләре идарә итә. Бу хакта Татарстан Дәүләт торак инспекциясе башлыгының беренче урынбасары Елена Арефьева хәбәр итте.

 

Мондый чатларның төп функциясе – яшәүчеләргә, мәсәлән, су, газ сүндерелүе һәм башкалар, нинди дә булса авария хәлләре турында мәгълүмат бирү.

 

Шулай ук «Макс»та идарәче компаниягә «Дәүләт хезмәтләре» чат-боты аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ә идарәче компания 30 көн эчендә мөрәҗәгать итүчегә рәсми җавап бирергә тиеш. Киләчәктә гомуми җыелышлар үткәрү функциясен кертү планлаштырыла – шулай ук «Дәүләт хезмәтләре» ярдәмендә.

 

Болардан тыш, 1 сентябрьдән яңа кагыйдә кертелде: идарәче компания чатта эшләмәсә, штраф яки хәтта лицензиядән мәхрүм итү рәвешендә административ җаваплылык каралган.

Чыганак: Вечерняя Казань


Нет комментариев