Торакны бюджет тармагы, инвестор-предприятиеләр хезмәткәрләре, яшь гаиләләр һәм катнашучыларның башка категорияләре алган
Агымдагы ел башыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан социаль ипотека республика программасы кысаларында 2103 фатирлы 37 йорт (гомуми мәйданы – 106,2 мең кв.м) файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 70,5 процентын тәшкил итә.
Торакны бюджет тармагы, инвестор-предприятиеләр хезмәткәрләре, яшь гаиләләр һәм катнашучыларның башка категорияләре алган. Бу «Яшәү өчен инфраструктура» милли проектының гражданнарның торак белән тәэмин ителешен арттыру максатларына ирешергә ярдәм итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондыннан социаль ипотека 2005 елдан бирле эшли. Шартлары: 28,5 елга кадәрге срокка бирелә, еллык ставкасы 7 процент. Бала туганда яки уллыкка алганда 200 мең сум түләүсез компенсация бирелә – аны беренчел кертемгә яки өстәмә метрларны сатып алуга юнәлтергә мөмкин.
2026 елга инвестиция планы Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында гомуми мәйданы 150,6 мең кв. м булган 3123 фатирлы 108 йорт төзүне күздә тота.
Чыганак: Татар-информ
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев