Җәмгыять

Татарстанда үзебезнең селекциядәге орлыклар өлеше арткан

...

Татарстанда үзебезнең селекция авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе 80 проценттан артып киткән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 

Быел шикәр чөгендере чәчүлекләренең 34 проценты Россия территориясендә җитештерелгән орлыклар белән чәчелгән. Кукуруз буенча бу күрсәткеч – 56%, көнбагыш буенча – 65%, рапс буенча – 68%, соя буенча – 84% дип сөйләделәр ведомствода.

 

Матбугат хезмәтендә ачыклык кертүләренчә, ил селекциясе өлеше көнбагыш буенча – 11%, шулай ук соя буенча – 52% булган.

Татарстанның орлыкчылык системасына Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты, шулай ук 50 сертификацияләнгән орлыкчылык хуҗалыгы һәм җиде орлык заводы җәлеп ителгән.

Чыганак: Татар-информ

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев