Җәмгыять

Татарстанда шәхси хуҗалыкларда сыер асраучыларга субсидияләр артачак

Татарстан районнарына эшлекле сәфәр йомгаклары буенча республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән карарлар кабул итте

Терлек азыгына бәяләр арту һәм сөткә сатып алу бәяләре төшү шартларында хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын саклап калу мәсьәләләре аграрийлар белән фикер алышу өчен нигез булды.

 

Төп чараларның берсе – бер сыерга субсидияләрне 6 мең 300 сумнан 10 мең сумга кадәр арттыру. Бу шәхси ярдәмче хуҗалыкларны алып баруның икътисади нәтиҗәлелеген арттырырга һәм авыл хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләр санын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

 

Икенче яңалык үгезбозау сатып алырга теләүчеләргә кагыла. Хәзер аларны юридик затлардан гына түгел, шәхси эшмәкәрләрдән һәм крестьян-фермер хуҗалыклары башлыкларыннан да сатып алырга мөмкин булачак. Бу терлек сатып алуны җиңеләйтәчәк һәм терлекләрне тикшерелгән җирле тәэмин итүчеләрдән сатып алу исәбенә ветеринария иминлеген тәэмин итәчәк.

 

Ярдәмнең яңа юнәлеше шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр симертү өчен мини-фермалар төзү булачак. Бу терлекләрнең баш санын арттыруга һәм ярдәмче хуҗалыкларның эш нәтиҗәлелеген күтәрүгә этәргеч бирергә тиеш.

 

Кабул ителгән чаралар республиканың агросәнәгать комплексын ныгытуга, азык-төлек иминлеген арттыруга һәм авылда социаль-икътисади хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән. Карарлар «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү»милли проекты максатларына туры килә.

Чыганак: НТР24

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев