Җәмгыять

Татарстанда капиталь ремонт өчен кемнәр түләмәскә мөмкин

Кертемнәрне барысы да түләргә тиеш түгел – закон берничә чыгарманы күздә тота

Күпфатирлы йортлардагы фатир милекчеләре ай саен капиталь ремонт өчен түләү күрсәтелгән квитанцияләр алалар. Җыелган акча фонд формалаштыра, аннан соң гомуми мөлкәтнең тузган элементларын торгызу яки алыштыру эшләре финанслана. Әмма кертемнәрне барысы да түләргә тиеш түгел – законнар берничә чыгарманы күздә тота, дип сөйләде Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Александр Якубовский.

 

Кемнәр түләүдән тулысынча азат ителгәннәр

Татарстанда капиталь ремонтка кертемнәрдән тулысынча азат ителәләр:

 

– 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар – ташлама гаилә составына бәйсез рәвештә гамәлдә;

– авария хәлендәге, рәсми рәвештә яшәү өчен яраксыз дип танылган һәм сүтелергә тиешле йортлардагы торак милекчеләре;

– территорияләрне комплекслы үстерү кысаларында реновация программасына кертелгән йортларда яшәүчеләр;

– дәүләт яисә муниципаль ихтыяҗлар өчен тартып алына торган фатир хуҗалары;

– Советлар Союзы һәм РФ Геройлары, Хезмәт Геройлары, шулай ук Дан яки Хезмәт Даны орденнарының барлык дәрәҗәләре белән бүләкләнгән гражданнар.

 

Кемнәр 50 процент ташлама алырга мөмкин

Республикада яшәүчеләрнең аерым категорияләре капиталь ремонт өчен түләүгә 50 процент ташлама да рәсмиләштерергә мөмкин. Ташлама бирелә:

 

– гаиләдә хезмәткә сәләтле әгъзалар булмаган 70 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларга;

– I һәм II төркем инвалидларга;

– сугыш ветераннарына һәм сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларга;

– радиациядән зарар күргән гражданнарга;

– инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә;

– махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына.

 

Чыганак: Татар-информ

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев