Җәмгыять

Татарстанда чит ил кешеләрен тикшерү буенча рейдлар бара

Татарстанда «Рәсми булмаган мигрант» оператив-профилактик чараның өченче этабы старт алды. Ул 31 августтан 4 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк

Чарада ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре идарәсе, Федераль иминлек хезмәтенең территориаль органнары, Росгвардия һәм җирле хакимият хезмәткәрләре катнаша.

 

Аның төп максаты – миграция законнарын бозуны ачыклау һәм булдырмау, шулай ук чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар тарафыннан хокукка каршы гамәлләрне кисәтү.

 

Тикшерүләр беренче чиратта төзелеш объектларында һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә узачак. Казандагы бер төзелештә миграция законнарын бозуның 20 очрагы ачыкланган инде.

 

Миграция мәсьәләләре идарәсе искә төшерә: чит ил гражданнарын яшәү яки тору урыны буенча ялган исәпкә куйган өчен җинаять җаваплылыгы каралган.

Чыганак: Казань КП

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев