Җәмгыять

Татарстан «Мин Агрога» Бөтенроссия конкурсында иң яхшысы дип танылды

Барлык конкурс сынаулары йомгаклары буенча беренче урынны Татарстан делегациясе алды

Тула өлкәсендә Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия яшьләр берлеге тарафыннан оештырылган «Мин Агрога» Бөтенроссия конкурсының финалына йомгаклар ясалды. Җиңүче булып Татарстан Республикасы делегациясе танылды. Аның составына авыл мәктәп укучылары, студентлар, Аграр яшьләр берләшмәсе активистлары һәм профильле белгечләр керде.

 

Төп бүләк – Авыл территорияләрен комплекслы үстерү дәүләт программасы кысаларында авыл территорияләрен төзекләндерү буенча алты проектны гамәлгә ашыру мөмкинлеге. Аларның һәркайсына 5 миллион сумга кадәр акча бүлеп бирелә.

 

Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Григорий Гуров ассызыклаганча, конкурс АПКның яшь кадрларын берләштерү өчен булдырылган.

 

«Беренче сезонда проект 50 мең катнашучыны – мәктәп укучыларыннан алып агроблогерларга һәм эшмәкәрләргә кадәр берләштерде. Катнашучылар фән, технологияләр, җитештерү һәм эшмәкәрлек өлкәсендә инициативалар тәкъдим иттеләр. Иманым камил, бу аларның зур иҗади юлына старт кына. Җиңүчеләрне котлыйм һәм нәтиҗәле эш телим!» – дип ассызыклады ул.

 

Барлык конкурс сынаулары йомгаклары буенча беренче урынны Татарстан делегациясе алды, икенче урынны – Марий Эл Республикасы делегациясе, өченче урынны Вологда һәм Тула өлкәләре командалары бүлеште.

Чыганак: Татар-информ

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев