Җәмгыять

Тарифлар буенча Татарстан дәүләт комитеты җылылык белән тәэмин итү тармагында яңа вәкаләтләр алачак

...

1 сентябрьдән Тарифлар буенча Татарстан дәүләт комитеты җылылык белән тәэмин итү тармагында инвестицион программаларның үтәлешен контрольдә тоту вәкаләтләрен алачак. Үзгәрешләр федераль законнарның яңа нигезләмәләре үз көченә керү белән бәйле.

 

Ведомство республиканың җылылык белән тәэмин итүче оешмаларының инфраструктураны яңарту һәм үстерү буенча планлаштырылган чараларны ни дәрәҗәдә үтәвен тикшерә алачак. Бозулар ачыкланган очракта оешмаларга тиешле күрсәтмәләр биреләчәк, дип хәбәр иттеләр Тарифлар буенча Татарстан дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә.

 

Җылылык энергиясенә тарифның инвестиция өлеше инфраструктураны ремонтлауга һәм модернизацияләүгә, шул исәптән тузган торбаларны алыштыруга, җиһазларны һәм котельныйларны яңартуга акчаларны үз эченә ала. Хәзер җайга салучы программаларда планлаштырылган чараларны аларны үтәүнең факттагы нәтиҗәләре белән чагыштыра алачак.

 

Яңа вәкаләт 2026/2027 елгы җылыту сезоны алдыннан гамәлгә керәчәк һәм Татарстанның җылылык белән тәэмин итүче оешмаларына кагылачак.

Чыганак: Татар-информ

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев