Сергей Кронберг Чистайда яраткан урыннары турында сөйләде
Җәмгыять

Сергей Кронберг Чистайда яраткан урыннары турында сөйләде

Чистайның 245 еллыгына багышлана

Быел Чистай 245 еллыгын билгеләп үтәчәк. Ике ел ярым гасыр эчендә безнең шәһәребез күп нәрсәне: сәүдәгәрлекнең чәчәк атуын, заводларның данлы чорын, Бөек Ватан сугыш елларында монда яшәгән язучыларның иҗат итүләрен дә күргән.

Без тарихыбыз белән горурланырга гадәтләнгәнбез, әмма бүген безне нәрсә рухландыра соң? Кайчакта шәһәргә мәхәббәтеңне сүзләр белән аңлата алмыйсың, әмма тәнең белән сизәсең. Болар – икмәк пешерү йортыннан килгән тәмле ис, әти-әниләр белән йөргән парк, вакыт туктап калган кебек тоелган тын гына тыкрык... Күпләр өчен Чистай – картадагы нокта гына түгел.

Ул  –  көч, язмыш һәм илһам чыганагы

Үзенең 245 еллыгын Чистаебыз лаеклы каршылый: ул матурая, төзелешләр арта, әмма иң мөһиме – ул үзенең уникаль хакыйкыйлыгын югалтмый. Әмма аның төп байлыгы – монда яшәүче, хыялланучы, киләчәкне төзүче кешеләре. Шуңа күрә дә без казанышлар турында мактану сүзләре язарга гына түгел, ә чистайлыларның үзләренә сүз бирергә булдык. Алар өчен Чистай нәрсә ул?

 

Сергей Кронберг, туган якны өйрәнүче:

 

–Чистайны ни өчен яратаммы? Иң беренче, аны тарихы өчен. Россия империясенең күп кенә өяз шәһәрләре тарихына охшаган ул, әмма барыбер үзенчәлекле. Аның тарихы төрлечә булган: ул төзелгән дә. җимерелгән дә, шәһәрлеләргә миһербанлы да, ярдәмчел дә булган, шул ук вакытта шәһәрдән кешеләр куркып качканда усал да булып күренгән. Әмма бу минем шәһәремнең тарихы. Әйе, ул төрле, әмма аны ничек бар, шулай белергә кирәк.

Аны мин коммуналь фатирлардагы үзенчәлекле исләре белән борынгы йортлары өчен яратам. Алар мине балачагыма алып кайта. Алар юкка чыкканга борчылам. Төпле сәүдәгәр йортларын яратам. Аларны күреп, аларга кереп, анда нинди тормыш кайнаганын күзаллау авыр түгел. Хуҗалык корылмалары, икмәк сату урыннары, амбарлар, лабазлар, тегермән биналары, ярма яргыч, җилгәрү, киптерү биналары юкка чыкканга борчылам. Бүген инде аларның ничек булуларын күз алдына да китереп булмый.

Чиркәүләребезнең биналарын яратам, Алар XIX гасыр уртасында шәһәр архитектурасының иң яхшы үрнәкләредер мөгаен. Алардан икәү генә – Никольский соборы һәм Казан-Богородицкая чиркәве генә калуына борчылам. Үзәк «Нур» мәчете яныннан үтәргә, аның биек манарасына карарга яратам. Күптәнге булуына (аңа 150 елдан артык), 1977 елда януына карамастан, аның тышкы кыяфәтен саклап калуларына, бүген дә искиткеч матур булуына сокланам. Миңа «Әнәс» мәчете дә бик ошый. Минем ихтыярымда булса, анда экскурсияләр үткәрер идем, ул тышкы яктан да, эчтән дә искиткеч матур. Бу корылма Чистайга бик тә килешеп, туры килеп тора.

Миңа соңгы вакытта иске шәһәрнең тышкы күренешендәге үзгәрешләр кызыклы, мәсәлән, яңа яр буе (дөрес, исеме бик ятышсыз). Ул үзенең тәбәнәк корылмалары ярдәмендә балалар ялын оештыруга күп кенә уңайлыклар, җәмәгать чаралары өчен мәйданчыклар булдырып, шул ук вакытта Чулман ягыннан Чистайның күренешен бозмыйча, шәһәрнең яр буе өлешенә уңышлы урнашкан. Шулай ук яңа пляж, ял итү урыннары, коену зонасы шулай ук Чистайны ничек бар шулай кабул иттерә.

(Редакциядән. Сергей Борисович үзгә бер җылылык белән Чистайның аның өчен кадерле булган урыннары турында сөйләде. Шул ук вакытта ул хәл ителергә тиешле кискен проблемаларны да читләп үтмәде, кайтарып булмый торган нәрсәләр турында да ачынып сөйләде. Бүгенге чыгарылышыбыз – шәһәребез юбилеена үзенчәлекле бүләк, шуңа күрә без тәнкыйть сүзләрен җәяләр эчендә калдырырга булдык, уңай, яхшы нәрсәләр турында гына сөйлибез. Шул ук вакытта Сергей Борисовичтан барлык проблемалар турында да җәелебрәк сөйләвен үтенәчәкбез. Газетаның алдагы саннарын күзәтеп барыгыз).

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев