Тиздән уку елы башлана һәм әти-әниләр өчен кызу вакыт җитә. Мәктәп формасы – ул эстетика мәсьәләсе генә түгел, ә бала сәламәтлегенә мөһим инвестиция
Дөрес сайланмаган синтетик тукыма аллергия һәм тиз ару проблемаларына китерергә мөмкин. Сатып алу шатлык китерсен өчен, Роспотребнадзор бүлеге белгечләренең Таможня берлегенең техник регламенты таләпләренә нигезләнгән киңәшләреннән файдаланыгыз.
Форма сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә
Мәктәп киеме көненә берничә сәгать тире белән контактта тора, шуңа күрә аның тукымалары «суларга» тиеш.
Составы: табигый сүсләрне (мамык, җитен, вискоза) эзләгез. Аларның күләме 45 проценттан да ким булмаска тиеш. Пиджаклар өчен тузуга чыдам синтетик өстәмәләр рөхсәт ителә, ләкин баланың тәне табигый тукымадан тегелгән эчлек белән сакланырга тиеш.
Уңайлылык: кием хәрәкәтләрне чикләргә тиеш түгел. Тар кием тын юллары инфекциясе китереп чыгарырга мөмкин.
Сыйфат: сыйфатсыз тукыма тире авырулары, дерматит, экзема авыруларына да сәбәпче булырга мөмкин.
Ис: кискен химик ис сизсәгез, сатып алудан баш тартыгыз. Бу тирене ярсытырга мөмкин булган куркыныч буяулар билгесе.
Мөһим! Шуны онытмагыз, сатучы беренче таләп буенча товарга туры килү сертификатларын һәм декларацияләрен күрсәтергә тиеш. Бу документларны сорарга оялмагыз – бу сезнең законлы хокукыгыз һәм баланың иминлеге гарантиясе.
Фото ясалма фәһем ярдәмендә ясалды
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев