Сәгать заводы поселогында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе узды
Җәмгыять

Сәгать заводы поселогында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе узды

Аның төп геройлары 16нчы мәктәпнең 18 беренче сыйныф укучысы булды

«Сәгать заводы поселогы» 2нче ТИҮдә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дигән гадәткә кергән хәйрия акциясе узды. Аның төп геройлары 16нчы мәктәпнең 18 беренче сыйныф укучысы булды. Алар Белем көне алдыннан канцелярия кирәк-яраклары тутырылган ортопедик рюкзаклар алдылар.

 

Балаларга бүләкләрне 2нче ТИҮ җитәкчесе Ольга Добронравова тапшырды. Әмма бәйрәм бүләкләр тапшыру белән генә чикләнмәде – булачак укучылар өчен бай күңел ачу программасы әзерләнде. Педагог Катерина Мөфтахетдинова интерактив сценарий эшләде, аның кысаларында балалар төрле биремнәрне үтәделәр һәм мәктәпкә әзер булуларын практикада исбатладылар.

 

Ольга Владимировна балаларны котлап кына калмады, аларга «Сәгать заводы поселогы» ТИҮ эшчәнлеге, аның структурасы һәм бурычлары турында сөйләде. Уен формасында ул викториналар уздырды, ә сорауларга дөрес җавап биргән иң актив катнашучыларга истәлекле сувенирлар тапшырылды.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев