Сентябрь россиялеләр өчен гадәти эш ае булачак
Россиялеләрне сентябрьдә 22 эш көне һәм сигез ял көтә. Бу хакта РИА Новостига Президент академиясенең дәүләт хезмәте һәм идарәсе институтының халыкның финанс грамоталылыгын арттыруның Федераль методик үзәге эксперты Екатерина Медякова хәбәр итте.
Белгеч сүзләренә караганда, сентябрьдә 30 календарь көн, шуларның 22се эш көннәренә, ә сигезе ял көннәренә туры килә. Гадәти биш көнлек эш атнасында эш сәгатьләренең гомуми нормасы 176 тәшкил итәчәк.
Медякова ачыклык керткәнчә, бу айда дәүләт бәйрәмнәре юк, шуңа күрә кыскартылган бәйрәм алды көннәре һәм өстәмә ял көннәре каралмаган.
Г. Хәйруллина фотосы
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев