Белгечләр нәрсә рөхсәт ителүе, нәрсәнең тыелган булуы хакында аңлаттылар
2026 елның 1 мартыннан «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның 10.1 маддәсе үз көченә керде. Роспотребнадзор белгечләре хәзер нәрсәнең рөхсәт ителүе, нәрсәнең тыелган булуы хакында аңлаттылар.
«Халыкны таныштыру өчен мәгълүмат» булып нәрсә санала?
Яңа закон көндәлек тормышта кулланучы очраша торган мәгълүмат бирүнең барлык чараларын үз эченә ала:
-элмә такталарны, күрсәткечләрне, мәгълүмати табличкаларны;
-фасадларда һәм витриналардагы язуларны;
-интернетта сайтларны һәм битләрне;
-техник чараларны, конструкцияләрне, стендларны.
Төп таләп: әлеге мәгълүматларның барысы да рус телендә Россия Федарациясенең дәүләт теле кебек тәкъдим ителергә тиеш.
Чит телдәге сүзләрне файдаланырга ярыймы?
Эшмәкәр теләге буенча мәгълүматларны катгый шартларда гына чит телләргә тәрҗемә итәргә мөмкин:
-рус тексты һәрвакыт беренче урында;
-рус һәм чит телдәге сүзнең мәгънәсе катгый рәвештә туры килергә тиеш;
-тышкы күренеше (шрифт, күләме, урнашуы) ике версия өчен дә бертөрле дәрәҗәдә булырга тиеш.
Алда ачык күрсәтелгән очрактан тыш тәрҗемәсез генә
модалы чит тел сүзен куярга рөхсәт юк.
Чит тел сүзен кайчан тәрҗемәсез калдырырга ярый?
Закон түбәндәгеләргә искәрмә ясый:
-теркәлгән товар билгеләрен һәм брендларны (аларны чит телдә тәрҗемәсез дә кулланырга ярый) ;
-ЕГРЮЛда теркәлгән оешмаларның чит телдәге исемнәрен.
Мөһим: әлеге йомшаклык юридик затлар өчен генә гамәлдә. Аерым эшмәкәрләрнең мондый хокуклары юк. Моңардан тыш, элмә такталарда брендны аның шәхси хуҗалары яки законлы файдаланучылары гына куллана ала.
Англицизмнар тыеламы?
Закон кулланучы мәгълүматны сүзлексез һәм чит телләрне белмәсә дә аңлауга юнәлдерелгән. Шуңа күрә дә без витриналарда һәм рекламаларда күрергә өйрәнгән күп кенә популяр англицизмнарны тәрҗемәсез генә кулланырга ярамый. Мәсәлән, кэшбэк, шопинг, лайфхак, свайп, хайп, донат, блог, нетворкинг, окей һәм башка шуңа охшаш сүзләр.
Өч чит тел сүзләре өчен генә искәрмә ясалган. Алар чит сүзләр Сүзлегенә рәсми рәвештә кертелгән (РАНның лингвистик тикшеренүләр Институтында эшләнгән). Әгәр дә сүзләр сүзлекләрдә юк икән – рус эквивалентыннан халыкка мәгълүмат бирү тыела.
Закон бозган өчен нәрсә яный?
Яңа таләпләрне үтәмәгән очракта административ һәм граждан- хокукый характердагы чаралар кулланыла. Тикшерүче органнар боерык чыгарырга, штраф салырга, хәтта судка мөрәҗәгать итәргә дә мөмкин. Кулланучыны ялгыш юлга этәрүче һәм мәгълүматны кабул итәргә авырлык тудыручы элмә такталарга, сайтларга һәм реклама материалларына аерым игътибар биреләчәк.
Кыскача бизнес өчен
Элмә такталар, табличкалар, сайтлар һәм башка халыкка мәгълүмат бирүче чаралар – рус телендә.
Чит телдән тәрҗемә рус теленнән төп мәгънәсе һәм тышкы күренеше туры килгән очракта гына рөхсәт ителә.
Брендлар һәм товар билгеләрен тәрҗемәсез дә калдырырга мөмкин.
Англицизмнар рәсми сүзлек булганда гына рөхсәт ителә.
Кулланучылар өчен нәрсә үзгәрәчәк?
Хәзер сатып алучыларның товарлар һәм хезмәтләр турында барлык мәгълүматларның тәрҗемәчесез дә аңлашылуын таләп итәргә законлы хокукы бар. Әгәр дә сез чит телдә генә яисә дөрес булмаган, тулы тәрҗемәсез язылган элмә такталарны күрәсез, белегез, бу – закон бозу.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев