Җәмгыять

Республика көне алдыннан алгы сызыктагы татарстанлыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды

...

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы көне алдыннан алгы сызыкта булган татарстанлыларны котлады. Тантана барышында сугышчылар күрсәткән хәрби батырлыклары өчен Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләренә лаек булдылар, дип хәбәр ителә ТР Рәисенең МАКСтагы рәсми каналында.

 

«Якташларыбыз хәрби бурычларын югары дәрәҗәдә үтәүләрен дәвам итәләр. Ир-егетләр, сезгә хезмәтегез һәм илебез мәнфәгатьләрен яклавыгыз өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм! Без сезнең белән горурланабыз!» – дип язылган Татарстан Рәисе постында.

Чыганак: Татар-информ

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев