Җәмгыять

Мошенниклар Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил исеменнән шалтыратырга мөмкиннәр

...

ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская республикада яшәүчеләрне аның исеменнән шалтыратучы мошенниклар турында кисәтте.

 

«Мошенниклар гражданнарга минем исемнән шалтыраталар һәм имеш үткәрелә торган тикшерүгә сылтама ясыйлар. Мин андый шалтыратулар ясамыйм дип кисәтергә телим», – дип хәбәр итте Сабурская.

 

Мондый шалтырату кергәндә аферистларга шәхси мәгълүматларны хәбәр итәргә ярамый һәм аларның үтенечләрен үтәргә кирәкми, дип өстәде ул.

Чыганак: Татар-информ

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев