Моннан ярты гасыр элек Ангелина һәм Евгений Черножуковлар язмышларын бергә бәйлиләр
Җәмгыять

Моннан ярты гасыр элек Ангелина һәм Евгений Черножуковлар язмышларын бергә бәйлиләр

Моннан 50 ел элек инженер Евгений Черножуков һәм яшь табибә Ангелина Данилова язмышларын бергә бәйлиләр.

Бүгенге көндә аларның гаиләсе – яхшы үрнәк: аларның җилкәләре артында – уңышлы предприятиеләр, тәрбиялә уллар, йөзләрчә коткарылган гомер һәм ярты гасыр эчендә бер генә конфликт та юк. Алар моңа ничек ирешкәннәр соң? Безнең язмада – мәхәббәт, тугрылык, зирәклек тарихы һәм Черножуковларның бәхетле никахларының төп дәресләре...

Черножуковларны Чис­тайда күбесе белә. Евгений Николаевичның гомере Чистай сәгать заводында сәгатьләр һәм приборлар җитештерү, «Восток» «фәнни-техник үзәге» предприятиесенең уңышлы эше белән бәйле. Югары төгәллекле продукция эшкәртү һәм әзерләү белән шөгыльләнүче белгечләр Евгений Николаевичта катлаулы мәсьәләләрне хәл итәрлек һәм коллективны производство планнарын чишүгә юнәлтергә сәләтле грамоталы конструктор һәм тәҗрибәле җитәкчене күрәләр. Ә аның тормыш иптәше Ангелина Георгиевна үзен медицинага, дөньяга яңа аваз салучы сабыйларга багышлады. Аңа йөзләгән хатын-кыз рәхмәтле, чөнки аның ярдәме белән дөньяга сөйкемле сабыйлар туды, кайберләр аналар тарыган авыр хәлләр вакытында да ул озын, бәхетле киләчәккә өмет бирде. «Авиценна» дәвалау-профилактика үзәге ачып, ул менә егерме еллар дәвамында сәгать заводы микрорайоны, шулай ук шәһәр һәм район халкы сәламәтлеге сагында тора.

Әмма Черножуковларны югары класслы профессионаллар дип кенә түгел, чын дуслыкның кадере белә торган, кирәккән чакта һәркемгә ярдәмгә ашыгучы олы йөрәкле кешеләр буларак та беләләр. Черножуков фамилиясе зур, тату, ныклы гаиләнең синонимы булып тора, бу исә безгә алар турында күбрәк сөйләргә һәм аларның бәхет серләрен ачарга мөмкинлек бирә. Алар мисалында үз мәхәббәтләрен һәм гаиләләрен озак елларга сакларга омтылган гаиләләргә өйрәнерлек һәм үрнәк алырлык нәрсәләр шактый…

 

Черножуковлар гаиләсендә 2026 ел – юбилей елы. Моннан нәкъ ярты гасыр элек, ике төрле холыклы яшьләр – импульсив, әмма төпле, һәр эштә таянырлык булган ышанычлы, таләпчән Евгений Черножуков һәм тыныч холыклы, сизгер күңелле, максатчан, эмоциональ Ангелина Данилова язмышларын бергә бәйләп, кулга кул тотынып, олы тормыш юлына атлыйлар. Менә ничә еллар дәвамында алар бу адымнарына һич кенә дә үкенмиләр.

Ә мәхәббәт тарихы романтик башлана. 1973 ел. Чистайда туып-үскән, яшь инженер, һәр компаниянең йөрәге булган Женя Черножуков очрашуларның берсендә Кавказдан булган, медицина институтын тәмамлаган, Чистайга эшкә килгән гүзәл яшь кызны күреп ала. Әмма бу очрашудан соң алар ике ел буе очрашмыйлар. Евгений үзенең конструктор эшләре белән мавыга, ә Ангелина туры һәм күчерелмә мәгънәдә медицина белән яши – бала тудыру йортында табиблык өлкәсендә беренче мөстәкыйль адымнарын ясый, шунда ук яши дә. Чөнки аның башка җирдә тору урыны булмый әле. Бу исә стажлы табибларга бик уңай була, Ангелина аларны көндез дә, төнлә дә алыштыра ала. Дөрес, озак­ламый, баш табиб аңа сәгать заводы эшчеләре өчен булган тулай торактан урын алуга ирешә. Аның бүлмәдәше Надежда Наумова (Лоскутова), сәгать производствосының булачак начальнигы була. 1975 елның ноябрендә нәкъ менә Надежда Михайловна Евгений Николаевич һәм Ангелина Георгиевнаның ике ел элек булган тәүге очрашудан соң кабат очрашуларына сәбәпче була.

Сәгать заводында эшләүче егетләр бәйрәм оештырырга уйлыйлар, күңеллерәк булсын өчен кызларны да чакыралар.

– Мин кизү торып кайткан гына идем, – дип искә төшерә Ангелина Георгиевна, – теләгем тизрәк ятып йоклау иде. Әмма Надежда миңа команда бирде: «Безне чакырдылар, без барабыз!». Аруым көчле булса да, мин нигәдер ризалаштым...

Ангелина Георгиевна бер минут уйланып торганнан соң өстәп куя:

–Бу, ни дисәң дә, язмыштыр инде...

Очрашу бик күңелле үтә, егетләр шаяралар, кызыклы, мавыктыргыч хәлләр сөйлиләр, шул ук вакытта менә дигән концерт та оештыралар – җырлыйлар, пианинода уйныйлар. Евгений Николаевич гитарада уйный, матур итеп җырлый. Боларны ул үзенең интеллекты, тәрбияле булуы, гүзәллеге белән йөрәген яулаган кыз өчен эшләве һәркемгә аңлашылгандыр... Яшь табибә артыннан күп егетләр күз атып йөриләр, әмма ул үз эшенә бирелеп, берсенә дә игътибар итми. Ә менә Евгенийга битараф кала алмый.

 

 

–Әлеге кечкенә провинциаль шәһәрдә акыллы, талантлы, тәртипле яшьләр булуына мин гаҗәпләндем. Егетләрдә тормыш ярату, сөйкемлелек, максатчанлык ярылып ята иде. Аңа каршы тору һәм гашыйк булмау мөмкин түгел иде, – дип искә төшерә Ангелина Георгиевна. – Әлеге бәйрәмнән соң Евгений мине тулай торакка озатып куйды, аннары бер көнне кинога чакырды, шулай итеп очраша башладык. Күңелле вакытлар иде, без яшь идек, ваемсызлар, бәхетлеләр...

 

Евгений белән Ангелина очраша башлый, әмма кызның өч еллык эшләү срогы төгәлләнүгә якынлаша һәм ул киемнәре белән посылкасын җибәрергә дә өлгерә, үзе дә Владикавказга кире кайтырга җыена. Әмма бер-берсенә булган мәхәббәт аларның планнарын кискен үзгәртеп куя. Евгений Николаевич үзенең куйган максатларыннан бервакытта да артка чигенми һәм ул бу юлы да үзенең тормыш иптәше итеп күргән кызны кулыннан ычкындырасы килми. Шуңа күрә ул эшне озакка сузмыйча, декабрь аенда үзенең сөйгәненә тәкъдим ясый, аңардан уңай җавап алгач, Владивавказга ул үзе генә түгел, кыз сорарга дип, Черножуковларның бар гаиләсе кузгала!

Әти-әнисе кияүне ошаталар, әтисе булачак кияү турында кыс­кача гына итеп: «Безнең кеше» ди. Нәкъ менә шушы сүзләр артында ышанычлы, кайгыртучан, тәвәккәл, үзенә җаваплылык алырга сәләтле дигән сүз ята да инде. Ангелина Георгиевна әтисенең фикере белән тулысынча килешә. Евгений Николаевич нәрсәсе белән гашыйк итте дигән сорауга ул түбәндәгечә җавап бирде.

 

–Үзенең тормышны яратуы, сөйкемлелеге, кыю, шул ук вакытта ярдәмчел, кайгыртучан булуы белән. Очраша башлагач,беркөнне без урамда йөргәндә кибеттән кайтып килүче авыр сумкалар күтәргән әнисе каршыбызга очрады. Аны күргәч, Җеня шунда ук янына барып сумкаларын алды, аннары без әнисен өйләренә хәтле озаттык. Мин шул вакытта бу гаиләдә әнигә, хатын-кызга мөнәсәбәт тәрбиянең гадәти бер чагылышы икәнен аңладым. Мине аның шундый адымнары нык дулкынландырды. Евгений Николаевич гомере буе шундый – ул һәрвакыт ярдәм итәргә, игелек кылырга ярата. Аның күңеле бик яхшы.

 

 

Туйдан соң Евгений һәм Ангелина әти-әниләрдән аерым, мөстәкыйль яши башлыйлар. Алар пристань районында фатирда торалар. Биредә бернинди уңайлыклар да булмый, мич тә утын белән җылытыла, суга якындагы колонкага барырга кирәк була. Әмма бу яшьләрне куркытмый, бер-берсенә гашыйк яшьләргә биредә дә бик рәхәт була. Икенче фатирларына алар беренче мәхәббәт җимешләре белән күчәләр инде. Бары ике елдан соң алар үз фатирларында өй туе ясыйлар – Евгений Николаевичка яшь белгеч буларак сәгать заводыннан фатир бирәләр. Ике уллары –Алексей һәм Влади­слав туу алар тормышына яңа бурычлар йөкли. Евгений Николаевич үз әтисенең: «Хәзер син улларыңа үрнәк булу өчен үзеңнең һәр адымың, аның нәтиҗәләре турында ныклап уйларга тиешсең» дигән сүзләрен һәрчак истә тотып эш итә.

Ангелина Георгиевнаның һөнәре белән бәйле булган даи­ми кизү торулар, ашыгыч чакырулар гаилә ныклыгын какшатмый. Евгений Николаевич үзенең хәләл җефетен өй эшләре белән генә чикләргә омтылмый, ул аның эмоциналь, эшлекле холкының мондый хәлгә түзә алмавын, аның үз эшен ничек яратуын, пациентларына күпме энергия, күңел җылысы салуын яхшы аңлый, шуңа күрә дә ул чын ир-атларга хас булганча аңа бар эштә дә ярдәм итә, өйдәге эшләрне ир-атныкы, хатын-кызныкы дип аерып тормый. Характеры буенча Евгений Николаевич –ныклы карарлар кабул итүче һәм кирәк булганда үз карашын яклый да белүче лидер да була белә. Әмма гаиләдә аларның берсе дә баш булырга омтылып тормый. Аларның мөнәсәбәтләрендә һәрвакыт гармония, аңлашу, хөрмәт хөкем сөрә. Еллар үткәч, берәр нәрсә үзгәргәнме икән? Берсүзсез. Икесенең дә зирәклеге һәм бер-берсенә мәхәббәте арткан. Ангелина Георгиевнаның «мин таш кыя артында кебек» дигән сүзләре нәкъ менә Евгений Николаевич турында.

– Ул мине һәрвакыт сак­лап, яклап тора, үземне аның янында ышанычлы хис итәм, шул ук вакытта ул үзен өстен куймый, минем фикеремне тыңлый белә, мин дә шулай ук аны тыңлыйм. Бер-береңне тыңлый белү, аңлашу һәм дөрес карарлар кабул итү – бу гаилә мөнәсәбәтләрендә иң мөһиме, – дип өстәп куя ул. – Илле ел эчендә мин бер тапкыр да безнең чынлап конфликт­ка кергәнебезне хәтерләмим (Евгений Николаевич та аның белән тулысынча килешә), ә сынаулар аз булмады бит. Евгений Николаевич көчле кеше буларак, миңа бервакытта да төшенкелеккә бирелергә юл куймады. Икәүләшеп без теләсә нинди проблеманы чишү юлын таба идек.

Шундый ныклы ярдәм булганда бар проблемаларны җиңәргә мөмкин булды.

Евгений Николаевич тормыш иптәшенең асыл сыйфатлары арасында иң беренче чиратта аның киң күңеллелеген, сизгерлеген, ихласлыгын, һәрвакыт алтын урталыкны таба белүен саный. Эшендә киеренкелек булганда да ул гаиләсе турында кайгыртырга вакыт таба белә. Ангелина Георгиевна менә дигән хуҗабикә: аның тәмле ризык­лары, камыр ашлары телеңне йотарлык. Аларга карагач, уңышлы ир-ат артында зирәк хатын-кыз тора дигән гыйбарә искә төшә. Ангелина Георгиевна, эмоциональ, сизгер кеше буларак, кешене тынычландырырга кирәк булганда, үзенең күңел җылысы белән уртаклаша, яисә киресенчә, яхшы идеяне тормышка ашыру өчен илһамландыра, балыкка ауга җибәреп, ял иттерә, өйдә актив эшләр белән шөгыльләнергә вакыт бирә белә. Мондый тактика мөнәсәбәтләрдә гармонияне көйли, гаилә башлыгының уңышларына, өйдәге әхлакый климатка уңай тзэсир итә.

Гаилә уңышларының күпмедер өлеше аларның әти-әниләренә, якыннарына, туганнарына мөнәсәбәтләрдә дә чагыла. Ангелина Георгиевна һәм Евгений Николаевич олы хөрмәт, ихтирам һәм ярату белән әти-әниләре, туганнары, аларның иң матур сыйфатлары турында яратып сөйлиләр. Нәкъ менә аларның матур үрнәге аларга бәхетле гаилә төзергә ярдәм иткән! Бу бик кадерле һәм мөһим! Ә бүген, алар үзләре, өлкәннәр сыйфатында инде. Шуңа күрә үз тәҗрибәләрен балаларына, оныкларына тапшыралар, аларның уңышлары белән горурланалар. Горурланырлык нәрсәләр дә бар! Өлкән уллары Алексей әнисе юлыннан киткән һәм медицина өлкәсендә зур уңышларга ирешкән. Төпчекләре Владислав, инженер һөнәрен сайлап, һөнәри үсеш юллары үткән һәм «Восток» фәнни-техник үзәге» ширкәтендә генераль директорның беренче урынбасары вазифаларын башкара. Әлеге уңышларда әти-әниләренең дә өлеше бармы соң? Һичшиксез бар, билгеле. Тәрбиялелек, гаделлек, өлкәннәргә игътибарлы, кайгыртучан караш аларның уллары өчен дә мөһим нәрсәләр.

Илле ел гел бергә, илле ел синең иң якын кешеңә әйләнгән кеше янәшәсендә булу. Кемдер илле ел бергә яшәү батырлыкка тиң дигән, чөнки бер-береңә юл куя белергә, төрле конфликтларга китерүче җитешсезлекләрне күрмәскә кирәк. Ә менә Ангелина Георгиевна һәм Евгений Николаевич алай дип санамыйлар, алар хәзер дә яшьлек елларындагы кебек бер-берсен яраталар, шуңа күрә җитешсезлекләрне бөтенләй сизмиләр дә, бервакытта да бер- берсенә яраклашып тормыйлар, моның кирәге дә юк – аларның мөнәсәбәтләрендә хөрмәт һәм бер-берсен аңлау өстенлек итә, бер-берсен сүзсез дә тоярга, аңларга өйрәнгәннәр, чөнки алар Аллаһы Тәгалә ярдәме белән миллионнар арасыннан илле ел элек танышканнар һәм бер-берсенә уртак бәхетнең минутларын, көннәрен, уннарча елларны бүләк итә-итә алга баралар.

 

Маргарита Наумова

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев