Мобиль поликлиникалар 22 меңнән артык татарстанлыны тикшергән
...
Бүгенге көнгә мобиль поликлиникалар Татарстанның 27 районына барып, 22 меңнән артык кешене тикшергән. Бу хакта социаль челтәрләрдә ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итте.
Тикшерелгәннәрнең 13 процентында беренче тапкыр теге яки бу авыру ачыкланган. Өстәмә тикшерүгә һәр өченче пациент җибәрелгән, ә гомуми санның 3,5 проценты дәваханәгә озатылган.
Бүген биш «мобиль поликлиника» республиканың ерак районнарында эшен дәвам итә. Профилактик ярдәмне, шул исәптән «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча диспансерлаштыру кысаларында, Республика клиник хастаханәсе, Төбәкара клиник-диагностика үзәге, Казанның җиденче шәһәр хастаханәсе, Чаллының бишенче шәһәр хастаханәсе һәм Әлмәт районы күп профильле хастаханәсе белгечләре күрсәтә.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев