...
Әлеге вазифага Игорь Баранов билгеләнде
Чистай авыл җирлегендә (Луч поселогында) – яңа башлык. Биредә җитәкче итеп махсус хәрби операция ветераны Игорь Баранов билгеләнде. Бу хакта муниципаль районның матбугат-хезмәте хәбәр итә.
Алдарак Игорь Баранов Казан федераль университеты базасында «Мәктәп депутаттан башлана» республика проектында әзерлек үтте.
- Алдынгы сугышчан тәҗрибә, яңа белемнәр, якташларының проблемаларын аңлау Игорь Юрьевичка көндәлек мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итә. Алда территорияләрне төзекләндерү, авыл халкына ярдәм итү һәм туган җиребезне үстерү кебек бурычлар тора, дип билгеләп үттеләр муниципалитетта.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев