Марина Шмелева Чистайны ни өчен яратканын сөйләде
Җәмгыять

Марина Шмелева Чистайны ни өчен яратканын сөйләде

Чистайның 245 еллыгына багышлана

Быел Чистай 245 еллыгын билгеләп үтәчәк. Ике ел ярым гасыр эчендә безнең шәһәребез күп нәрсәне: сәүдәгәрлекнең чәчәк атуын, заводларның данлы чорын, Бөек Ватан сугыш елларында монда яшәгән язучыларның иҗат итүләрен дә күргән.

Без тарихыбыз белән горурланырга гадәтләнгәнбез, әмма бүген безне нәрсә рухландыра соң? Кайчакта шәһәргә мәхәббәтеңне сүзләр белән аңлата алмыйсың, әмма тәнең белән сизәсең. Болар – икмәк пешерү йортыннан килгән тәмле ис, әти-әниләр белән йөргән парк, вакыт туктап калган кебек тоелган тын гына тыкрык... Күпләр өчен Чистай – картадагы нокта гына түгел.

Ул  –  көч, язмыш һәм илһам чыганагы

Үзенең 245 еллыгын Чистаебыз лаеклы каршылый: ул матурая, төзелешләр арта, әмма иң мөһиме – ул үзенең уникаль хакыйкыйлыгын югалтмый. Әмма аның төп байлыгы – монда яшәүче, хыялланучы, киләчәкне төзүче кешеләре. Шуңа күрә дә без казанышлар турында мактану сүзләре язарга гына түгел, ә чистайлыларның үзләренә сүз бирергә булдык. Алар өчен Чистай нәрсә ул?

Марина Шмелева, Чистай епархиясенең мәгълүмат-нәшрият бүлеге җитәкчесе:

 

 

– Чистайга мин 2023 елның мартында килдем, моңарчы аның турында беркайчан да ишеткәнем юк иде. Ләкин шактый тиз шәһәр минем йөрәгемә бик кадерле булып китте. Мин аның матур урамнарын, Чулман яр буйларын, үзенчәлекле тарихын, әмма барыннан да бигрәк кешеләрен кунакчыл булганнары, кече ватаннарына битараф булмаган мөнәсәбәтләре, тормышларын яхшы якка үзгәртергә омтылулары өчен яраттым. Чистай храмнары, аның музейлары – үткәнне саклаучылар, аның шаһитлары гына түгел, ә бүгенге көндә кешеләрне җәлеп итү үзәкләре. Бу үз агымын дәвам итә торган тормыш. Шәһәрнең үз йөзе, үз холкы бар, аны халык та, күпсанлы кунак­лар да билгеләп үтә. Кадерле Чистаема чын күңелемнән тышкы яктан гына түгел, ә эчтән дә чәчәк атуын телим.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев