Җәмгыять

Казанда Электрон мактау тактасына кергән укытучыларның фотосурәтләре төшерелгән ролик эшләделәр

Проект Татарстанның 15 меңнән артык күренекле хезмәткәренең, шул исәптән 3,6 меңгә якын педагогның, исемнәрен берләштерде

Белем көнендә Казандагы «Ак Барс Арена» стадионы медиафасадында ТР Электрон мактау тактасы лауреатлары булган педагоглар һәм укытучылар фотосурәтләре төшерелгән ролик трансляциясен башлап җибәрделәр. Проект Татарстанның 15 меңнән артык күренекле хезмәткәренең, шул исәптән 3,6 меңгә якын педагогның, исемнәрен берләштерде, – дип хәбәр итте журналистларга ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

 

«Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында Татарстанда «Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасы» дигән искиткеч проект старт алды. Анда табиблар, укытучылар, юл төзүчеләр, төзүчеләр һәм башка һөнәр ияләренең исемнәре кертелгән. Шул ук вакытта әлеге мактау тактасындагы һәр алтынчы кеше – мәгариф системасы вәкиле», – диде Эльмира Зарипова.

 

Аның сүзләренә караганда, мактау тактасына республиканың зур шәһәрләреннән генә түгел, ә зур булмаган торак пунктлардан да педагоглар кергән, анда өстәмә белем бирү педагоглары да бар. Махсуслаштырылган мәктәптә, шулай ук 15 укучы гына булган зур булмаган авыл мәктәбендә эшләүче укытучылар да бар.

«Алар безнең киләчәгебезне булдыручы, балаларыбызны тәрбияләүче кешеләр, – дип ассызыклады министр.

Чыганак: Татар-информ

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев