...
Җәй ахырына якынлаша һәм тиздән укучылар яңадан парта артына утырачаклар. Әмма каникулларының соңгы атналарында алар күп вакытларын урамда үткәрәләр, велосипедларда һәм самокатларда йөриләр. Нәкъ менә шушы чорда, балалар интенсив юл хәрәкәтеннән бизгән, ә машина йөртүчеләр яшь җәяүлеләрнең күплегенә күнекмәгән вакытта, авария куркынычы бигрәк тә югары.
Җәй ахырында балаларны юлларда ничек сакларга һәм яңа уку елына ничек әзерләнергә кирәклеге турында без «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе бүлекчәсе начальнигы Светлана Вячеславовна Рясова белән сөйләшәбез.
– Светлана Вячеславовна, яңа уку елы алдыннан сез ата-аналарга иминлек мәсьәләләре буенча нинди киңәшләр бирәсез?
– Барыннан да элек, әзерлекне соңгы көнгә калдырмаска. Бүгеннән үк бала белән яңадан «өй – мәктәп – өй» маршрутын узарга, җәяүлеләр кичүләренә, светофорларга һәм машиналар яки куаклар аркасында якынлашып килүче транспорт күренми торган урыннарга игътибар итәргә кирәк.
Шулай ук көн саен кагыйдәләрне: юлны бары тик яшел сигналга, «зебра» буенча һәм барлык машиналарның туктаганлыгына инангач кына чыгарга кирәклеген кабатлау мөһим. Һәм, әлбәттә, киемдә һәм рюкзакларда яктылыкны кайтаручы элементлар урнаштырырга. Августта көннәр кыскара һәм бу чара гомерне саклап калырга мөмкин.
Балаларны автомобильдә йөртүгә килгәндә, 7 яшькә кадәрге балалар – автоутыргычта гына, 7 яшьтән 11 яшькә кадәр – иминлек каешы таккан килеш арткы утыргычта яки тотып торучы җайланмада. «Кулымда тотармын» дигән бернинди вариантлар да булырга тиеш түгел – кинәт тормозга баскан вакытта хәтта 15 килограмм авырлыктагы баланы да тотып калу мөмкин түгел. Иң мөһиме –балаларыгызга үрнәк булыгыз. Шәхси тәртибегез белән кагыйдәләрне төгәл үтәвегезне күрсәтегез, чөнки балалар олыларны кабатлыйлар.
– Ә балаларның үзләренә мәктәпкә бару һәм кире кайту юллары имин булсын өчен, сез нәрсә киңәш итәсез?
– Малайларга һәм кызларга мин болай дип әйтер идем: юл хаталарны һәм ашыгуны гафу итми. Никадәр генә ашыксагыз да, машина юлын тыныч адымнар белән кичегез. Юл янында булганда телефонга яки колакчыннарга игътибарыгызны юнәлтмәгез: сез тирә-юньдә булганнарның барысын да ишетергә һәм күрергә тиеш. Һәм исегездә тотыгыз: юлны светофорның яшел сигналына һәм бары тик «зебра»дан, куркыныч янамавына ышангач кына чыгарга мөмкин.
Велосипед, самокат һәм электр самокатларда йөрергә яратучыларга аерым мөрәҗәгать итәсем килә. 14 яшькә кадәрге балаларга машина юлына электр самокатларында чыгу тыела. 14 яшьтән өлкәнрәк велосипедчыларга велосипед юлы буйлап хәрәкәт итәргә кирәк, ә ул булмаганда – юл кырыеннан яки машина юлының уң кырыеннан. Һәм һәрвакыт саклагыч экипировка: шлем, тез, терсәк саклагыч кулланыгыз. Питбайклар һәм эндуро – ябык трассалар өчен спорт инвентаре, гомуми файдаланудагы юлларга аларда йөрергә ярамый.
– Уку елы башлану белән шәһәр урамнарында балалар агымы берничә тапкырга арта…
– Әйе, бик дөрес. Кемдер мәктәпкә җәяү бара, кемнедер әти-әнисе машинада алып бара. Юллар тыгыз, бигрәк тә иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә. Нәкъ менә хәзер, җәй белән көз арасында, балалар интенсив юл хәрәкәтеннән бизгән вакытта, юл-транспорт һәлакәте куркынычы бигрәк тә югары.
Шуңа күрә без барысын да – ата-аналарны да, машина йөртүчеләрне дә, балаларны да аеруча игътибарлы булырга чакырабыз. Машина йөртүчеләргә мәктәпләр һәм җәяүлеләр кичүләре янында тизлекне киметергә, ата-аналарга балаларның маршрутларын контрольдә тотарга, ә балаларга кагыйдәләрне тайпылышсыз үтәргә кирәк. Юлларда иминлек – ул гомуми җаваплылык. Бары бергәләп кенә яңа уку елының фаҗигасез башлануына һәм дәвам итүенә ярдәм итә алабыз.
– Светлана Вячеславовна, әңгәмә өчен рәхмәт.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев