Фәрит Галимов: «Чистайда иман нуры беркайчан да сүнмәде»
Җәмгыять

Фәрит Галимов: «Чистайда иман нуры беркайчан да сүнмәде»

Чистайның 245 еллыгына багышлана

Быел Чистай 245 еллыгын билгеләп үтәчәк. Ике ел ярым гасыр эчендә безнең шәһәребез күп нәрсәне: сәүдәгәрлекнең чәчәк атуын, заводларның данлы чорын, Бөек Ватан сугыш елларында монда яшәгән язучыларның иҗат итүләрен дә күргән.

Без тарихыбыз белән горурланырга гадәтләнгәнбез, әмма бүген безне нәрсә рухландыра соң? Кайчакта шәһәргә мәхәббәтеңне сүзләр белән аңлата алмыйсың, әмма тәнең белән сизәсең. Болар – икмәк пешерү йортыннан килгән тәмле ис, әти-әниләр белән йөргән парк, вакыт туктап калган кебек тоелган тын гына тыкрык... Күпләр өчен Чистай – картадагы нокта гына түгел.

Ул  –  көч, язмыш һәм илһам чыганагы

Үзенең 245 еллыгын Чистаебыз лаеклы каршылый: ул матурая, төзелешләр арта, әмма иң мөһиме – ул үзенең уникаль хакыйкыйлыгын югалтмый. Әмма аның төп байлыгы – монда яшәүче, хыялланучы, киләчәкне төзүче кешеләре. Шуңа күрә дә без казанышлар турында мактану сүзләре язарга гына түгел, ә чистайлыларның үзләренә сүз бирергә булдык. Алар өчен Чистай нәрсә ул?

 

Фәрит Галимов, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге җитәкчесе:

 

–Безнең җирлектә бервакытта да иман нуры югалмады. Барлык мәчетләр ябылган, манаралар киселгән вакытта да Чистаебызда Вахит урамындагы мәчет эшләп килде. Атеизм чәчәк аткан чорда республика территориясендә сакланып калган ике мәчетнең берсе ул. Шуңа күрә Чистай халкы бервакытта да имансыз булмады. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң, ул безгә әнә шундый бәхетне бүләк иткән. Ә болар барысы да кеше күңелен рухи яктан баета. Авыр елларда да динне саклап кала алганга Чистаемны аеруча яратам, бар җаным-тәнем белән горурланам. Ватанны ярату иманнан дигәндәй, туган шәһәремне ярату да иманнан киләдер...

 

Монда җылы, монда рәхәт,

Монда җанга ризык бар.

Уян, милләт, ризыклан син,

Әле тәнеңдә җаның бар...

 

Шулай ук шәһәрдә борынгы биналарның күп, тарихының бай булуы да битараф калдырмый. Анда әби-бабаларыбызның эзләре саклана. Хәтта читтән килгән кешеләр дә аңа гашыйк була. Череповец шәһәреннән безгә ел саен рәссам Вера Филиппова килә. Ул Чистай турында шактый картиналар да язды. «Мин Чистайга килми тора алмыйм. Сездә искиткеч мохит. Чистай әле ул капкалар шәһәре» дия ул. Шәһәребезнең биналарында гына түгел, капкаларында да тарих саклана. Мин үзем генә дә 50 ләп бизәкләп эшләнгән, борынгы капкалар санадым. Һәрберсе үзенчәлекле! Чис­таебызда үткәннәр, әби-бабаларыбыз рухы яши. Монда туып-үсмәгән кешеләр дә аңа гашыйк булгач, без, шунда кендек каны тамган чистайлылар, ничек инде аны яратмыйк ди?!

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев