Дәүләт Думасына депутатлар сайлау уңаеннан Чистай районында 58 сайлау участогы ачылды
Җәмгыять

Дәүләт Думасына депутатлар сайлау уңаеннан Чистай районында 58 сайлау участогы ачылды

Алар 20 сәгатькә кадәр эшләячәк

Бүген, 18 сентябрьдә, Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда беренче тавыш бирү көне. Муниципаль районда сайлау участоклары иртәнге сәгать 8дә ачылды. Барлыгы 58 участок сайлау комиссиясе эшли: шуларның 25е – шәһәрдә, 33е – авылларда.

 

Исегезгә төшерәбез, сайлаулар өч көн – 18, 19 һәм 20 сентябрьдә узачак.  Сайлау участоклары бу көннәрдә җирле вакыт белән 08.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.


Нет комментариев