Чистайда  хезмәт ветераны  Вера Корневаны 99 яшьлеге белән котладылар
Җәмгыять

Чистайда хезмәт ветераны Вера Корневаны 99 яшьлеге белән котладылар

Шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов һәм ветераннарның җирле җәмәгать оешмасы рәисе Татьяна Тихонова хезмәт ветераны Вера Михайловна Корневаны 99 яшьлеге белән котладылар

Вера Михайловна  Чистайда туган. Бөек Ватан сугышы елларында ул төзелеш оешмасында бухгалтер булып эшли,  Мәскәүдән эвакуацияләнгән  сәгать заводын төзүдә катнаша. Сугыштан соң һәм пенсиягә чыкканчы  Чистай сәгать заводында  әзер продукция складында  эшли.

 

Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Вера Михайловна  Хезмәт ветераны исеменә лаек булган. Шулай ук сугыш елларында күрсәткән фидакарь  хезмәтләре өчен күп кенә бүләкләре бар.

 

Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул кәеф күтәренкелеген югалтмый, актив тормыш рәвеше алып бара. Бәйләргә, чигәргә һәм дачада эшләргә ярата.

 

Вера Михайловна бер кыз тәрбияләп үстергән, аның ике оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. Бүгенге көндә ул үзен кайгыртып торучы кызы белән яши.

 

Очрашу азагында  кунаклар юбилярга  истәлек бүләкләре тапшырдылар, аңа ныклы сәламәтлек, якыннарының күңел җылысын тоеп яшәвен, ныклы сәламәтлек теләделәр.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев