Чарада республика Электрон мактау тактасына кертелгән чистайлыларны сәламләделәр
«Татанефть Олимп» стадионы территориясендә Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында оештырылган хезмәт һәм фидакарьлек фестивале узды. Әлеге чара шәһәрлеләрне берләштерде һәм биредә яшәүчеләрне хөрмәтләү мәйданчыгы булды.
Фестивальдә СВО ветераннары һәм аларның гаиләләре, хезмәт ветераннары, хезмәт коллективлары вәкилләре, хезмәт һәм гаилә династияләре, җәмәгатьчеләр, хәйриячеләр һәм волонтерлар катнашты. Җыелучыларны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов, РФ Дәүләт Думасы депутатлары Олег Морозов һәм Айдар Метшин сәламләде.

Фестивальнең төп максаты – үзләренең хезмәтләре белән шәһәребез, районыбыз, Татарстаныбыз, илебез үсешенә өлеш керткән кешеләргә рәхмәт белдерү. Фестиваль кысаларында бер төркем чистайлыларга ТР Электрон Мактау тактасының исемле таныклыкларын тапшырдылар.
Югары хезмәт казанышлары, фидакарь хезмәтләре өчен төрле предприятие һәм оешма хезмәткәрләре Электрон мактау тактасы лауреатлары исеменә лаек булдылар. Электрон мактау тактасына Чистай районыннан 272 кеше кертелгән, тантаналы шартларда фестивальдә 15 кеше исемле таныклыклар алды.
–Безнең шәһәр һәм район тормышына зур өлеш керткән укытучыларга, медицина хезмәткәрләренә, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә, предприятие һәм оешма хезмәткәрләренә, барлык битараф булмаган чистайлыларга зур рәхмәт. Ярдәмегез өчен рәхмәт! СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә, – диде Дмитрий Алексеевич.

Олег Морозов һәм Айдар Метшин үз чыгышларында дәүләт һәм кече шәһәрләр үсешендә хезмәт кешеләренең зур роль уйнавына басым ясадылар. Аларның фидакарь хезмәте, намуслы. патриот һәм үз һөнәрләренә бирелгән булулары барлык уңай үзгәртеп коруларның нигезен тәшкил итә. Ә әлеге кешеләрнең, коллективларның һәм производство уңышларын тантаналы шартларда хөрмәтләү – бу формальлек кенә түгел, кешенең һәм илебезнең элемтәсен ныгытучы акланган миссия.
Фестиваль программасына шулай ук шәһәрлеләрне хөрмәтләү һәм «Музыка берләштерә» концерты да керде. Аны мәдәни-ял итү үзәге белән бергәләп 2нче номерлы территориаль җәмәгать советы әзерләде. Шулай ук бу чарада авыл клублары учреждениеләре әзерләгән оста куллар күргәзмәсе дә җәелдерелде.
Быел Татарстанда gordost.tatar.ru сайтында республика Электрон мактау тактасы барлыкка килде. Бирегә республикабыз киләчәгенә үзенең көндәлек хезмәте белән өлеш кертүчеләрнең исемнәре тупланган.
Хезмәт һәм фидакарьлек фестивальләре Татарстанда ай дәвамында узачак.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев